Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин тыйганны, Медведев эшләрме?


Әле күптән түгел генә хокук яклаучылар Русия президенты Дмитрий Медведевка сәяси тоткыннарны азат итүне сорап хат юллаганнар иде. Бу көннәрдә Америкада яшәүче апалы-сеңелле Морозовалар Мәскәүдә һәм Волгодонскида булган шартлаулар нигезендә, бәйсез тикшерү оештыруны сорап ачык хат юллады. Халык һәм хокук яклаучылар Медведев ниндидер яңалык кертер дип өметләнә.

Апалы-сеңелле Морозовалар 1999 елны Мәскәүнең Гурьянов урамында шартлатылган йорт нигезендә, тулысы белән ачыклык кермәгән дип саный. Һәм Медвевдка ачык хатта алар Мәскәү һәм Волгодонскида шартлаган йортлар буенча бәйсез тикшерү уздыруны сорый. Чөнки йортны шартлатуда чечен террорчылары гаепле дип табылса да, чынлыкта бу эштә Русия ФСБның катнашлыгы бик ихтимал, ди алар. Һәм моңа мисаллар да китерә.

Владимир Путин Русия президенты булганда да шартлатулар нигезендә, бәйсез тикшерүләр уздыру очраклары булды. Әмма берсе дә уңышлы тәмамланмады. Хәтта бу эш белән әзме-күпме бәйле булган 4 кеше үтерелде (Сергей Юшенков, Юрий Щекочихин, Анна Политковская һәм Александр Литвиненко) һәм Михаил Трепашкин 4 елга төрмәгә утыртылды.

“Бүген сәяси эш алып баручыларның үтерелүе бик ихтимал. Аерым алганда, зур коррупция эшен ачыклаганнарны яки башка җитәкчеләрнең гаепләрен белгәннәрне үтерергә мөмкиннәр”, ди Яблоко фиркәсенең хокук яклау фракциясе башлыгы Валерий Борщев.

Путин президент булганда халык та, хокук яклаучылар да ниндидер эш нигезендә уңышка ирешәчәгенә һич ышанмады. Хәзер Медведев килгәч кенә ниндидер өмет уянды.

Бу көннәрдә Франциядә Le Monde газитенең Русия премьер-министры Путинга ЮКОС җитәкчесе Ходорковскийны ярлыкау турында сорау бирүе дә юкка түгелдер. “Медведев Ходорковскийны ярлыкау яки төрмәдә утыру вакытын азайту турында сезнең фикерегез белән кызыксынса, нәрсә дияр идегез?” дигән француз газите хәбәрчесе. Билгеле, мондый сорауның бирелүе дә инде Медведев тәхеттә торганда Ходорковский тирәсендә ниндидер үзгәрешләр булырга мөмкинлеккә ишәрәли.

Әле Медеведев президент булганга бер ай да вакыт узмады, әмма инде ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр, үзгәрешләргә өмет итүләр шактый булды.
XS
SM
MD
LG