Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңтимер Шәймиев: Татарстанга Универсиада кирәк иде!


Миңтимер Шәймиев бу көнне бик шат иде
Миңтимер Шәймиев бу көнне бик шат иде

1 июньдә Татарстан җитәкчеләре Брюссельдән кайтучыларны каршы алды. “Казан” халыкара һава аланы тирәсе Сабантуйны хәтерләтте. Республикада Универсида эпопеясы башланды...

“Казан” һава аланының махсус мәйданчыгында “Волга - волга” төркеме җыелган халыкны сикертеп-шаулатып торса, икенче якта республика түрәләре Брюссельдән җиңү алып кайтучыларны көтте.

Казанның төрле уку йортлары студентлары, алар "Тала-тала" җырында аеруча хәрәкәтчән булдылар
Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Универсиаданы яулауда үзе дә катнашса да, ул инде алдан кайтып Миңтимер Шәймиев белән һава аланында Татарстан спортсменнарын көтә иде.
Менә ниһаять кичке җиде тулып сигезенчедә Як-42 очкычы республика җиренә утырды. Аның эченнән шат йөзле “Казан” дип язылган кызыл спорт киемнәреннән башкала мэры Илсур Метшин, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев , Русия студентларының спорт берлеге рәисе Олег Матыцин чыктылар. Алар артыннан Казаннан Брюссельгә кадәр йөгергән спортсменнар күренде. Казанга Универсиаданы алып кайтчуларны югары кәеф белән Миңтимер Шәймиев каршы алды. “Волга - волга”ның “Тала-тала” җырына селкенеп җылынган халык сәхнәгә Казанның җиңүе һәм бу җиңүгә өлеш керткән кешеләр турында әйтергә менгән Татарстан президентын шау-гөр килеп кабул итте. Җитәкчеләр бу чараның республика өчен мөһим вакыйга булуын, Универсиада кысаларында Казанның нык үзгәрәчәген, яңа үрләр яулыячагын әйттеләр.
Бу көнне бөтенесе җиңү турында сөйләде, һава аланының җыелышлар залында кайбер журналистлар Универсиаданың икътисадый-финанс якларын сорап карасалар да, җитәкчелек әлеге сорауларны җавапсыз калдырды. Каләм ияләренә ашыкмаска куштылар, алда әле 5 ел бар диделәр. Ләкин шулай да, 2013 елда булачак Универсиаданың Казан өчен генә түгел, Татарстан өчен дә зур әһәмиткә ия икәнлекне Миңтимер Шәймиев болай аңлатты:
“Универсиаданы республикада уздыру ул спорт гамәле генә түгел. Ул Татарстанны бөтен дөньяга белгертә, аның имиджы үзгәрә. Шулай ук бизнес ширкәтләргә дә уңай сигнал, менә шундый шәһәр бар икән, Универсиада уздыра ала икән, аның белән кызыксынырга кирәк дип фикер йөртәчәкләр. Ә безгә килеп кызыксынган кешенең бер ни эшләмичә киткәне юк әле. Универсиаданың әһәмиятен әйтеп бетерә торган түгел, ул кирәк иде!” - диде Татарстан президенты.
Рөстәм Миңнеханов белән Илсур Метшинның бу юлы Брюссельдә Казанны тәкъдим
Миңтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин
итеп соңгы
сүзне көткәндә тагын җиңелмәбез микән дигән куркулары да булган икән. “Казан!” дип әйтелгәч Миңнеханов белән Метшин интервью биргәндә бер-берсен күрмәгәннәр. Ә аңа кадәр сәхнәдән сайланган шәһәр әйтелгәнче нык борчылганнар. Аларга конвертны ачырга тиешле кеше аны ничәдер секунд түгел, ә тулы бер гасыр вакыт буе конверт ача кебек тоелган. Җиңүне ишетүгә Казан мэры беренче хәрәкәте Миңнехановны кочаклап үбеп алу була. Аннан инде Татарстанның хөкүмәт башлыгы сәхнәгә чыгып “Хәерле кич кадерле дуслар!” дип татарча сүз әйтә.
Әлеге мизгелләрне искә төшереп һәм булачак Универсиадага бәйләп “Азатлык” радиосы да республика җитәкчеләренә үзенең соравын бирде: "Универсиада кысаларына татар милли уеннары керәчәкме? Рөстәм Нургалиевич чит илдә татарча сәләмләү алдан каралган идеме?"
Рөстәм Миңнехановның Брюссельдә милли хисләре уянган
Рөстәм Миңнеханов.
Без җиңгәннән соң сүз әйтергә мөмкинчелек тугач минем үз туган телемдә әйтәсем килде.



Марат Бариев.
Сез беләсез Универсиада
Марат Бариев Универсиада да милли уеннар булачак дип ышандыра
программасында 13 спорт төре бар. Аларның бөтенесе дә Олимпиада программасына керә. Боларга өстәп Универсиада үткәрүче шәһәр өстәмә берничә спорт төре өсти ала. Без үзебезнең тәкъдимнәрне бирдек, билбау көрәшен керттек. Безнең татар көрәше дип тә әйтергә була аны. Шуңа татар егетләре дә актив катнашыр дип өметләнәм.
Татарстанда Универсиада эпопеясы башланып китә. Республиканың соңгы 5 елда ничек үзгәрәчәген җитәкчеләр үзләре дә күзаллап бетерми әле, һәркәлдә ул Татарстан файдасына булачак ди алар.
XS
SM
MD
LG