Accessibility links

Римда азык-төлек конференциясе ачылды


Римда ачылган дөньяда азык-төлеккә бәяләрнең артуына багышланган халыкара җыенда БМО генераль секретаре Пан Ги Мун, 2030 елга җир шары халкын ашамлык белән тәэмин итәр өчен азык-төлек җитештерүне ике мәртәбә арттырырга кирәк булачак, дип белдерде.

Ил башлыкларын Пан Ги Мун авыл хуҗалыгы җитештергән товарларга чикләүләрне йомшартырга һәм моның белән бәяләрне киметергә чакырды.

Соңгы 30 елда булган иң югары бәяләр дистәләп илдә инде баш күтәрү һәм тәртипсезлекләргә сәбәп булды.
XS
SM
MD
LG