Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:20

Тентүләрдән соң сорау алулар


Башкортстанда бәйсез ufagub.com сайты тирәсендә вакыйгалар куера бара. Республика җитәкчелеген, башкорт милләтчелеген каты тәнкыйтьләүче, татарларның һәм урысларның милли-мәдәни проблемаларын кыю яктыртучы бу сайт күптән инде башкорт элитасының саруын кайната иде.
2008 елның март-апрель айларында хакимиятләр, ниһаять, бу сайтны, аның эшчәнлегенә кагылышлы дип исәпләнгән шәхесләрне җавапка тарттырырга юл алдылар. Оешкан җинаятьчелек белән көрәш бүлеге төзегән исемлеккә таянып, аерым кешеләрнең йортларында, эш урыннарында тентүләр ясадылар.
Һәм, ниһаять, 3 июньдә тарих фәннәре кандидатлары Илдар Габдрафиковтан, Игорь Кучумовтан, тарихчы Сергей Орловтан сорау алдылар. Сорау алу вакытында өлкән тикшерүче Азат Вахитов аларның Уфагуб сайтына ни кагылышлары барлыгын ачыкларга тырышкан.
Илдар Габдрафиков, нигездә, ә Сергей Орлов, тулысынча, тикшерүченең сорауларына җавап бирүдән баш тартканнар. Сорау алынучылардан язу, имза кую үрнәкләре алынган. Әйткәндәй, барлык сорау алынучылар да 20-21 майларда үткәрелгән тентүләрне канунсыз дип тануны сорап Башкортстанның Югары мәхкамәсенә мөрәҗәгать иткәннәр.

XS
SM
MD
LG