Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:19

Русия Сөгүд Гарәбстан белән сөйләшүне тәмамлады


Русия халыкара сәүдә оешмасына керү шартлары турында Сөгүд Гарәбстан белән сөйләшүләрне тәмамлап килешүгә кул куйган. Хәзер Русиянең ике яклы барлык сөйләшүләрен тәмамлап элек Грузия белән имзаланган килешү тирәсендә калган каршылыкларны чишәсе калды. Шулай ук Русия белән сөйләшүләр уздыру турында Украина да теләк белдерде. Украина халыкара сәүдә оешмасына быел 16 май керде.

Русия вәкиле Максим Медведков сүзләренә караганда, оешмага керү турында барлык сөйләшүләрне быелның июль аена кадәр тәмамларга кирәк.

XS
SM
MD
LG