Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:44

Алтын җирдә, җиз диварда ятмый


Черек күлдә татар язучысы һәм мәгърифәтчесенә дә истәлек тактасы кабат ачылды.

Черек күлдә татар язучысы һәм мәгърифәтчесенә дә истәлек тактасы кабат ачылды.

Казанда такталар урлана да кабат ачыла. Черек күлдә татар язучысы һәм мәгърифәтчесенә дә истәлек тактасы кабат ачылды.

Репрессия корбаны Гомәр Галигә 2006 елда эчке эшләр министрлыгы һәм элеккеге КГБ каршында ук ачылган такта бер елдан соң юкка чыккан булган. Баксаң, җиз дә алтын кебек җирдә дә ятмый, диварда да тормый ди. Әйтик Гомәр Гали энекәше Мөбәрәк Мусин шулай дип “Азатлык” хәбәрчесенә сөйләде.

“Гомәр Гали билгеле язучы, хрестоматияләр төзүче иде. 1937 елда кулга алынды. 1954 елда үтерелде. Менә шуның истәлек тактасын кабат ачарга монда килдек. Мәдәният министрлыгы шуны кабат элеп куйды”, - ди Мөбәрәк Мусин.

Элеп куйган да, тик сакланыр дип гарантия бирә алмый. Черек күл янында басып торучы Мөбәрәк Мусин каршындагы рәсми йортка күрсәтеп: "Хокук саклаучылар тарихи ядкәрләрне саклау, яклау буенча тиешенчә эшләми бит", - дип сукрана.

Дивар һәм зираттагы металл такта-сыннарны юксыл яки эчкече, наркоман караклар алып китә икән. Тактаны кабаттан ачу тантанасында катнашучы Гомәр Гали туганнары бу эштә металл кабул итү пунктларын да гаепләде.

“Бер наркоманны утыртып куйдылар. Тик металлны кабул итүчеләрне утыртмадылар. Дивардан Хәсән Туфан, Хәйдәр Бигичев такта-сыннарын да урлап киттеләр инде. Зираттан да урлап торалар. Монда төсле металл кабул итүчеләр дә гаепле”, - дип шаулашты алар.

XS
SM
MD
LG