Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дания: шартлауда Әл-Каида шикләнелә


Пакыстанда Дания илчелеге каршында машина шартлавын Әл-Каида яки аңа бәйле төркем оештырган булырга мөмкин, дип хәбәр итте Даниянең күзләү хезмәте башлыгы Якоб Шарф.

Исламабадта шартлауны тикшерү дәвам итә. Кичә анда интихар һөҗүме нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булды, 30лап кеше яраланды.

Берничә атна элек Әл-Каида Даниягә газеталарда Мөхәммәд пәйгамбәр рәсемнәре бастырылганы өчен янаган иде.
XS
SM
MD
LG