Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабитов: Шәймиев теләктәшлеген түбәнрәкләр йомды


Альмир Сабитов
Альмир Сабитов

Халыкара сәяхәт авылы “Фәнсар Бәрәкәт” җире Татарстан арбитраж мәхкәмәсендә карала башлады. 3 июньдә беренчел тыңлаулар булды.

Татарстан рәсмиләре 2013 елда булачак Универсиада өчен спорт сарайлары салганда һәм Казанда Атлетик авыл төзегәндә моңа кадәр булган йортлар сүтелмәяәчәк дип белдерә. Бу хакта сишәмбе көнне Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев әйтте. Түрәләрнең тел төбеннән аңлашылганча, яңаларны булдыруга бөтен көч куелачак.
Универсиаданы карарга килгән Казан кунакларын Иделнең каршы ягына урнашкан “Фәнсар Бәрәкәт” авылы да кабул итер иде. Бу турыда әлеге халыкара милли авылны булдыру өчен янып-көеп йөргән “Аль-Барро” ширкәте башлыгы һәм шулай ук андагы фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альмир Сабитов та хыяллана. “Бу авылны Универсиада вакытында да куллану планлаштырыла. “Фәнсар Бәрәкәт” ул “Сәләт” белән уртак программа”,- ди Сабитов. Халыкара сәяхәтне үстерү өчен “Фәнсар Бәрәкәт” дип аталган программа да булдырылган. Татарстанның һәм Русиянең туризм индустриясен үстерү программасына да кертелгән.
Әмма Русиядә генә түгел, шулай ук күпләр өчен үрнәк булып торырлык халыкара сәяхәт индустриясенең алдынгы бер проектын тормышка ашырырга теләүчеләр бүгенге көндә башка мәшәкатьтә. “Фәнсар Бәрәкәт” җиренең сатылуы турында хәбәр иткән идек. http://www.azatliq.org/content/Article/1106692.html
Сишәмбе көнне Татарстан арбитраж мәкәмәсендә беренчел тыңлаулар булды. Моңа кадәр беркайчан да күзгә-күз очрашмаган ике як очрашты. “Фәнсар Бәрәкәт” ягы 15 гектар җирне 49 елга кулланып торуга алган. Һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Свияга”ның әлеге 15 гектар да кергән 1500 гектардан артык җирне сатып алуын кануный түгел дип белдерә. Альмир Сабитов: “Бүгенге күнгә кадәр күпме генә тырышсак та, бу ширкәтнең ни белән шөгыльләнүен дә, башында кем торуын да белә алмадык”,- ди.
Арбитраж мәхкәмәдә беренче утырыш алай озак бармады. Хәким Алсу Минеева ике яктан да алда булачак тыңлауга тагын җитешмәгән документлар алып килүне сорады. Җирне сатып алучыларның бу сәүдәне дәлилләүче һәм башка документлары кулларында түгел иде. Югары Ослан районы һәм “Свияга” вәкилләрен исә, үз чиратында “Фәнсар Бәрәкәт” авылы булачак җирләрдә алып барылган авыл хуҗалыгы эшләре кызыксындыра.
Авыл хуҗалыгы эшләренә килгәндә исә, Альмир Сабитов әйтүенчә, әлегә анда аларның умарталары бар. Йорт кошлары һәм сарык үрчетәләр, ат карыйлар. Болар барсы да хәләл ризыклар җитештерү өчен тотыла, ди ул. Әмма җир проблемасы килеп чыккач, хуҗалыкка да зыян килә башлаган. Быелның 9 маенда “Нива” машинасына утырган билгесез берәүләр килеп умарталарны моннан алуны таләп иткән. Бал кортлары өчен чәчелгән үсентеләргә китерелгән зыянның да җир өчен дәгъвада бәйләнеше булырга мөмкин дип уйлый Альмир Сабитов.
Русия президенты Дмитрий Медведев соңгы вакытта үзен кануныйлык ягында торган башлык буларак күрсәтергә тырыша.
“Мин ходайга гына ышанам. Хәзер президент Медведев нәрсә дә булса эшли алса, мин шатланачакмын гына. Мин аңа, әлбәттә, бернәрсә дә язмадым. Мин безнең президент Шәймиевкә язган идем. Ул безнең эшләргә теләктәшлек тә күрсәткән кебек иде. Әмма бу проект түбәнрәк түрәләргә төшә башлагач бу теләктәшлек эреп юкка чыкты, йомды. Менә хәзер мәхкәмәләшергә генә калды”,- ди Альмир Сабитов.
Татарстан арбитраж мәхкәмәсендә киләсе утырыш 3 июльгә билгеләнде.
XS
SM
MD
LG