Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ демократлары беренчел сайлауларны тәмамлый


Бүген АКШ демократик партиясе беренчел сайлауларны тәмамлый. Соңгы тавыш бирү Көньяк Дакота һәм Монтана штатларында үтә. Барак Обамага ноябрь сайлавында демократлар намзәте булыр өчен 40 тавыш җитми кала. (2118 делегат тавышы кирәк) Шулай ук "суперделегатларның" тавыш бирүе көтелә. Алар үз карарларын бүгенге сайлаудан соң игълан итер, дип көтелә.

Көньяк Дакота һәм Монтана штатларында сайлау иртәгә Казан вакыты иртәнге 5 һәм 6 тәмамланачак.
XS
SM
MD
LG