Accessibility links

Казанда кибернетика: теориядә һәм гамәлдә


Камил һәм Равил Һадиевлар - нәселле кибернетиклар.
Камил һәм Равил Һадиевлар - нәселле кибернетиклар.

Казанда “Теориядәге кибернетика проблемалары” атлы халыкара фәнни җыелыш бара.

Бу көннәрдә Казанда “Теориядәге кибернетика проблемалары” атлы халыкара фәнни җыелыш бара. Ул берочтан Казан дәүләт университеты, Мәгълүматлаштыру фәнни-тикшеренү институты, Казан техника университеты биналарында да уза. Шулай иттереп Казандагы кибернетиклар да шул фән йортларында җирләшеп эшли. Тик алар асылда теориядәге галимнәр. Ә менә кибернетика фәне гамәлдә исә кыенлыклар кичерә.

Мондый чара инде 30 ел ясала икән. Элеккеге СССР вакытыннан ук. Элек бөтенсоюз дип аталган, әзер исә халыкара дип тала. Программалаштыру телләре, математик программалаштыру, математика мантыйгының гамәли теориясе, техника һәм табигый фәннәрдә кибернетика куллану кебек сорауларга алар җавап эзләде. Чарада Русиянең Мәскәү, Новосибирск кебек фәнни үзәкләреннән дә галимнәр килгән иде. Араларында яшьләр дә күренде.

“Теориядәге кибернетика проблемалары” атлы халыкара фәнни җыелышта яшь галим Камил Һади оештыру комитетында катнаша.

“Казанда көчле галимнәр, укытучылар бар. Менә безнең КДУда да кибернетик математика кафедрасы бар. Без яңа теоремалар ясыйбыз. Тик туксанынчы елларда аларны гамәлгә кертү авырлашты. Шуннан соң Америка белән Япониядә гамәли кибернетика бик тиз үсте. Тик бүген дә әле безнең белгечләр югары бәяләнә. Чөнки бу фән көчле математик белем сорый. Аны исә Русия белән Татарстанда яхшы укыталар әле дә”, - ди ул. Ул билгеле татар кибернетигы һәм математигы Равил Һади улы. Равил Һади авыр вакытларда да аптырап тормаган, өч баласына да кибернетика белемен, мәгълүматлаштыру гамәлен биргән.

Мәгълүматлаштыру фәнни-тикшеренү институты директоры Мансур Аблаев исә теориядән гамәлгә күчү бар ди. “Казанда ICL (элеккеге электрон хисаплау машинасы заводы) проектлары бар. Шулай ук үзебезгә хас булган программа продуктларын да ясыйбыз. Хәзер инде Интернет та бик алга китте. Безнең белгечләр эшсез дә, заказсыз да утырмый. Без халыкны, сәнәгатьне мәгълүматлаштыру эшенә якынайтабыз”, - ди ул.

XS
SM
MD
LG