Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кazan-2013: татарлар сынау алдында


Төнге Казан
Төнге Казан

2013 елда Бөтендөнья студентларының спорт бәйгесе Казанда җыелу турында хәбәр бер мизгелдә төрле илләргә таралды.

Әмма төрле төбәк, төрле катлам вәкилләре әлеге хәбәрне үзләренчә аңлыйлар. Казанның Универсиада үткәрергә дәгъвә итүчеләр бәйгесендә җиңеп чыгуы күпләрдә горурлык хисе уятса да, татар җәмәгатьчелегендә бу гамәлгә шикләнеп яисә эшнең нәрсәдә икәнен аңламыйча, каушап калучылар да бар.

Нишлисең, адәм баласы яңалыкны яратса да, аның асылына бик авырлыклар белән генә төшенә. Ничәмә ел буе республиканың мөстәкыйльлеге, суверенитет турында радио һәм телевидение, гәзитләр тукып торсалар да, шушы сүзнең мәгънәсе әлегә кадәр бәгъзеләрнең башына барып җитмәгән.


Бу ни бу?

90 еллар башында Татарстан мөстәкыйльлеген, суверенитетны яклап, митинглар үткәреп хәлдән тайгач, Ирек мәйданаында бер апаны күрдем. Ул шактый зирәк, «суверенитет» сүзен «сувенир» яки «универсам» сүзләре белән бутамый. Шулай да, ул гаҗәпләнүен яшерми. «Карале, бар бит инде бездә университет, тагын берне салырга телиләрме әллә?», - дип сораганы истә калган.

Инде менә тагын бер табышмак сүз –УНИВЕРСИАДА дигән хикмәтле лөгать йөрәкләрне җилкендерә. Университетлар хәзер буа буарлык, студентларның спорт ярышлары да гадәти хәл, урам буйлап спорт киемендә йөгереп баручыларның 80 проценты югары мәктәп укучылары. Димәк 2013 елда аларның олимпиадасы көтелә.


Шулай да, узган шимбә кичендә Брюссельдә чираттагы Универсиаданы Казанда үткәрү турында игълан ителгәч, дөнья йөзендә шау-шу купты. Бельгия башкаласына барган Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм Русия хөкүмәте вәкилләре сугыштан кайткан әтиләре кулыннан шәп уенчык алган малайлар кебек үрле кырлы сикерделәр. Моны белергә һәм аңларга кирәк. Спорт - ул яшьләр шөгыле. Студент чакта яшьләр иң җитез, иң көчле була. Тагын 5 елдан соң 150 ләп илдән килгән спортчылар һәм тамашачылар, туристлар һәм сәясәтчеләр, журналистлар Казанга җыелачак икән. Мондый глобаль чараны юньле итеп үткәрергә, иминлек, җайлылык тәэмин итәргә элекке Советлар Берлегенең калдыгы булган ил әзер булуга ышанучылар булса да, бик аздыр. Бу бүген шулай. Ә иртәгә хәл үзгәрергә мөмкин. Хәтта бүген үк. Әнә бит, ҒISU Казанга өстенлек бирде.


Милләт сират күперен үтә

Күптән түгел 1000 еллык юбилеен үткәргән Казан өчен студентлар Олимпиадасы бик зур сынау, өр-яңа имтихан булачак. Әгәр дә Казан Универсиаданы кабул итеп, үзен мәдәни, заманча һәм уңайлы шәһәр итеп күрсәтә икән, димәк чыннан да аның 1000 еллык тарихы бар. Бары тик шул очракта гына “Татарстан” һәм “татар” дигән төшенчеләр яхшы мәгънәдә дөньяга һәм яңа тарихка кереп калачак. Хәзергә әле җәмәгатьчелекнең хәтсез өлеше Универсиаданың мәгънәсен һәм әһәмиятен төшенеп бетми. Брюссельдән кайтучы Татарстан делегациясен каршыларга һава мәйданына барган Миңтимер Шәймиев Универсиада тамгасы төшерелгән спорт киемендә митингта чыгыш ясады, матбугат очрашуы үткәрде. Ул үзенең бәхетле булуын һәм киләчәк турында уйлавын яшермәде. Татарстан президенты төне буе йокламаган, котлаулар кабул иткән. Шалтыратучылар арасында Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин …


Универсиада күпме тора?

Хәзергә әле Казанда үткәрү хокукы гына яуланды. Тиздән Русия вице-премьеры А.Жуков җитәкчелегендә оештыру комитеты билгеләнәчәк. Шуннан соң Универсиадага әзерлек программасы, аның сметасы төзеләчәк. Инвестиция кертергә теләүче ширкәтләргә капка ачыла. Димәк, ҒISUдан, федераль үзәктән, Татарстан һәм Казан бюджетларыннан, шулай ук дөньяның төрле якларында эшләүче хосуси эшкуарлардан ресурслар киләчәк. Ә Казанда менъеллыктан соң калган мәшәкатьләр, проектлар болай да җитәрлек. Заманча тигез юллар, борынгы биналарны тәртипкә китерү, бизәү, зур юллар, аркылы күперләр салу, транспортны җайлау, метроны озынайту, камилләштерү...


Теләсәң дә, теләмәсәң дә – хәзер моны эшләргә туры киләчәк. Һәм 21 гасыр стандартлары буенча. Берничә зур спорт корылмасы төзелә, һава мәйданы, ниһаять, Казанга лаеклы дәрәҗәдә төзекләндерелергә тиеш. Парин урамы тирәсендә Универсиада шәһәрчегендә тору, ял итү, күңел ачу, мәгълүмат тарату өчен менә дигән шартлар булачак. Ярышлар үткәннән соң шушы яшьләр шәһәрчеге Казан студентларына калачак. Бүген Казанга укырга килүчеләрнең шактый өлеше шәһәрдә аена 3-5 мең сум түләп кеше фатирында яисә ярымҗимерек тишек-тошыклы тулай торакта торса, 5 елдан соң аларны студентлар җәннәте көтә. Спорт корылмалары, яңа биналар, кунакханәләр һәм ял итү урыннары Казанны бизәячәк. Һәм бу үзгәрешләр 4-5 ел эчендә булырга тиеш.


Шәймиевның куанычын аңларга була

Хәзергә 2013 елгы Универсиаданың бюджеты 600-700 миллион евро дип санала. 20-30 миллиард сум акчага шактый зур эш башкарып була. Моны башкару өчен бик көчле оештыручылар командасы, зирәк белгечләр, тырыш эшчеләр кирәк. Республиканың бүгенге җитәкчеләре бу масштаблар алдында илһамлана икән, димәк бу тиктомалга түгел. Казанның 1000 еллыгын үткәрү белән тарихка кергән Шәймиев командасы тагын бер «бонус», элеккесеннән дә затлырак бүләк һәм хәтәр җаваплы сынау яулап алган. Татарстанның киләчәге өчен мөһим эшләр башкару форсаты туа. Республика җитәкчелеге шушы глобаль проекты өчен алар җавап бирәчәк. Торгынлык, ялкаулык яисә үзара талаш өчен вакыт та, мөмкинлекләр дә юк. Менә шундый тәмле бәлеш һәм авыр камыт ул -Универсиада!

Татарлар үз форсатыннан файданырмы?


Универсиада – татар сүзе түгел. Аны ишеткәч, каушап, шикләнеп калган милли зыялыларны аңлап була. Татар компоненты һәм милли үзенчәлек, туган тел Универсиада тәгәрмәче астында тапталып калмасын өчен менә шушы бөек эшләрдә татарлар җиң сызганып катнашып, үзләре эшнең барышына тәэсир итәрләр дип өметләнергә була. Әмма хәзергә татар зыялылары алдан үпкәләү һәм шикләнүдән арына алмый. Шуңа күрә Азатлык радиосы Универсиадага әзерлек вакытында ниләр эшләргә, ә нәрсәләргә юл куймаска дигән сорауларны еш күтәреп торачак. Радиотыңлаучылар, Азатлык радиосын Интернет аша укучылар үзләренең конкрет тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итсәләр иде.


Казанның архитектурасында милли үзенчәлекне саклау өчен кайда, нинди эшләр башкарылырга тиеш, нинди идеялар, проектлар бар? Халыкара чараларда татар телен куллануга ничек әзерләнергә? Матбугат, радио, телевидение, Интернетта миллилек һәм заманчалыкка ирешү юллары нинди? Тәкъдимнәр һәм идеялар радионың Интернет сәхифәсендә махсус бүлеккә куелачак. Әле бераз вакыт бар, фантазияләрне һәм тормыш тәҗрибәсен кулланырга, гыйлем һәм талантларны эшкә җигәргә менә дигән форсат туды! Спорт, яшьләр, милләт, демократик яшәеш турында татар телендә (инглиз, рус телләре белән беррәттән) яңа гәзитләр, китаплар, ТВ, радио сәхифәләрен бездән башка кем оештырыр дисез?


Шулай итеп, www.azatliq.org сәхифәсендә Kazan-2013 проектын бергәләп алып барырга чакырабыз!

Конкрет тәкъдимнәр бармы?

Мөһим һәм кызыклы рәсемнәр, идеялар, электрон почта, гади хат һәм мобиль телефон аша Прагадагы баш редакциягә яки Азатлыкның Казандагы студиясенә җибәрелсен иде. Универсиада һәм милли яшәешкә тәэсире турында фикер алышуда һәркем катнаша ала. 5 елдан соң бөтен җир шары яшьләре татар халкының рухи үзәге булган Казанга җыелачак. Бу тарихи вакыйгага әзерлек бүгеннән үк башлана. Милли журналистлар, милли җәмәгатьчелек тә зур сынау алдында тора. Белешеп, киңәшеп торыйк, иң мөһим темаларны уртага салып сөйләшик. Мах биреп торыр чак түгел!

Гади хатлар өчен почта адресы 420012, Казан-12, 155 абонент тартмасы. Телефон 5 705 247(246 яки 245). Прагадагы телефон, адресларны www.azatliq.org сәхифәсеннән табарсыз.

XS
SM
MD
LG