Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:03

Якын көннәрдә Татарстанга Дәүләт думасындагы коммунист депутатлары киләчәк. Алар Татарстан бүлеген тикшерергә килә, диелә. Әмма Татарстан коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов моны кире кага.

“Независимая газета” коммунистлар фиркасенең Татарстан комитетында каршылыклар туган, партиядән китүчеләр күбәйгән дип яза. Һәм шул сәбәпле, Русия коммунистлар фиркәсе җитәкчесе мәсьәләне хәл итү өчен депутатлар җибәрергә булган диелә. Аерым алганда, Казанда сүз республика комитетын ябу турында барачак икән.

Чыннан да, партиядә низагълар әледән-әле булгалап тора. Мисал өчен, моннан 4 ел элек фиркадән бер төркем коммунистлар - Александр Салий, Нәсимә Столярова һәм башкалар чыгарылган иде. Күптән түгел спортчы Иркен Сәрсембаев партия билетын атып чыгып китте һәм шау-шу туды. Нәкъ менә шул Сәрсембаев сүзләренә таянып “Независимая газета” Татарстан халкы Миргалимов җитәкчелегендәге коммунистлар фиркәсенә өметләрен югалтты, чөнки Дума сайлауларына Татарстан бүлегенә 2,5 миллион сум бирелгән, әмма аның күп өлеше нәрсәгә сарыф ителгәне билгесез дип яза. Шулай ук коммунистлар фиркәсенә яңа кешеләр килми, ә күпләр партиядән китә ди, басма. Әмма Миргалимов бернинди каршылыклар һәм низагълар юклыгын әйтә.

“Сәрсенбаевлар һәм Салийларның низагъ тудыру теләге бик зур. Әмма алар уңышка ирешә алмаячак. Без хисап-сайлау җыелышын уздырдык һәм алмашынасы кешеләр алмашынды. Эшебез устав нигезендә бара”, ди Хафиз Миргалимов.

Ул чыннан да Мәскәүдән коммунист депутатларның Казанга киләчәген әйтте, әмма аларның килү максаты - Думада фракция эше белән таныштыру, диде.

“Дәүләт Думасындагы коммунистлар фракциясе хисап утырышы Татарстанда бер дә булганы юк иде. Һәм мин шундый тәкъдим белән чыккан идем ди,” Миргалимов.

Аның әйтүенчә, коммунистлар фиркасе уңышлы эшләп килә. Ә кайберәүләр партиягә каршы ялган сүзләр тарата икән.

“Парламент һәм президент сайлаулары арасында гына да партиягә 100дән артык кеше алынды. Шулай ук 27 яшь кеше кабул ителде”, ди Миргалимов.

Ә кайберәүләр коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге эше бөтенләй ишетелми, ә Хафиз Миргалимов заманында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән киңәшләшеп куелган хакимияткә “җайлы” кеше диләр.
Иркен Сәрсембаев исә әлеге фирка белән канәгать булмаучылар артты һәм киләчәктә икенче коммунистлар фиркәсен төзү күздә тотылуын әйткән.

XS
SM
MD
LG