Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көненә 4 меңне студент кайда ала ала?


Студент кызлар барсына да өлгерә икән, дискәтүккә дә, эшкә дә
Студент кызлар барсына да өлгерә икән, дискәтүккә дә, эшкә дә

Чираттагы “Кызган таба” яшьләргә җәйге эш урыннары эзли. КДУ студентлары официант, пенсия фонды әгъзасы булып эшләп карарга тәкъдим итәләр.

“Кызган таба” кыска хәбәрләр!
Май азагында Казан-Брюссель халыкара марафоны йөгерүчеләре 4 мең чакырым юл үтеп Казанны Универсиада үткәрергә лаеклы шәһәр икәнен күрсәттеләр. Аларның бу гамәлен Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов аеруча игътибарга алып үтә, студентлар спорты тагын да популярлык казаначак ди Миңнеханов. 1 июньдә Казан Брюссельдән кайтучы йөгерүчеләрен каршы алды.
* * *
28-29 майда “Алтын каләм” яшь журналистлар бәйгесенең Казан шәһәре буенча
"Алтын каләм"нең мәгълүмати ярдәмчеләре арасында "Азатлык" та бар
сайлау өлеше узды. Хәзер инде фестивальнең йомгаклау өлешен генә көтәсе кала. Әйткәнебезчә, “Алтын каләм” фестиваленең йомгаклау өлеше 27-29 июньдә “Борис Полевой” көймәсендә узачак.
* * *
27 майда Казандагы альтернатив төркемнәр Чаллыга барып концерт куеп кайтты. Анда Иттифакъ, Мубай, Исмаил, Иделия, Алканат төркемнәре чыгыш ясый. 300 гә якын Чаллы тамашачысы бу концертны ошатканнар һәм альтернатива башкаручыларның җанатарлар саны арткан дип хәбәр итә үзебезнең чыганаклар.
* * *
Үткән атна азагында Казанда татар дискәтүкләре гөрләде. “Райт булл” төнге клубында “Күңел” дискәтүге үтсә, икенче төнне “Оут-холл”да “Курай” радиосы татар яшьләрен бер урынга җыйды. Ике дискәтүк тә атна саен булырга тиеш, ди анда тусланучы яшьләр.
* * *
КДУның журналистика факультеты укытучысы Ризидә Зәйни һәм декан Васил Гарифуллин
Студентларның җәйге сессиясе кызган чагы, югары курслар диплом яклый. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетының татар журналистикасы бүлеге егет-кызлары унышлы гына тапшырдылар. “Бик әйбәт”, ”“әйбәт”кә диплом яклаучылар күп булды ди студентлардан фәнни эш кабул иткән укытучылар.

Шул ук факультетның читтән торып уку бүлеге шәкертләре Алисә Садыйкова белән Регина Рәхимова инде җәйге эш урыны турында да кайгырта башлаганнар. Узган елгы җәйне дә бушка үткәрмәдек, ди алар. Ә нәрсәләр эшләүләрен без хәзер үзләреннән белербез.

Алисә Садыйкова, КДУ студенты:
- Эшкә мин сессияне япкач, июль аенда урнашырга булдым. Җәй айларын бушка гына ял итеп уздырганчы, бераз акча эшләү исәбем. Танышым бер күңел ачу үзәгенә барып карарга киңәш итте, анда официантлар җитми икән. Үзе дә шул үзәкнең бер кафесында эшли. Яңа җирдә коллектив белән аралашуы да җиңелрәк булыр дип мин дә шул кафега урнашырга булдым.
Кадрлар бүлегенә юнәлдем. Миңа монда барысын да тәфсилләп аңлаттылар. Официантның айлык хезмәт хакы нибары өч мең биш йөз сум. Тик мине “чәй акчасы күп була дип тынычландырдылар. Шунда официантларга дефицит икәненә үзем дә инандым. Ник дигәндә, миннән хәтта сәламәтлек турында язылга кенәгәне дә сорамадылар, шәхсән ул миндә юк иде дә. Шунысы гына кәефемне төшерде, минем кайсы кафеда эшләргә теләвемне берсе дә сорап тормады. Үз карамаклары белән мине урнаштырып та куйдылар. Ресторанга!!! Минем күңелемне шом басты. Моңа кадәр
ресторан бусагасын да атлап кергән юк иде бит, ләбаса! Карышып тормадым, әлбәттә, икенче көннән эшкә керештем.
Беренче эш көнем мойкада, ягьни табак-савыт юу бүлмәсендә үтте. Икенче, өченче көннәр дә шулай ук. Аннары күрше бүлмәгә күчтем, монда да эш жиңелләрдән түгел. Юылган һәрбер тәлинкә, кашык, чәнечкеләрне ялтырар дәрәҗәгә җиткәнче коры чүпрәк белән сөртәсе, салфеткаларны матурлап төреп салфетницага тутырасы, подносларны чистартып урынына куясы дисеңме. Кыскасы, эш муеннан.
Бераздан миңа үземә генә дә эшләп карарга куштылар. Курыктым. Тик куркуымны кесәмә салып куерга туры килде. Мин чын-чынлап официант дәрәҗәсенә күтәрелдем. Дәрәҗә дию каты әйтелсә дә, мин бүтән стажер түгел идем инде.
Менә ресторанга бер чибәр генә егет керде. Миңа шуны "алырга" куштылар. Җайлап- майлап кына юнәлдем бу егет ягына. Менюны
Алисә татар дискәтүкләренә йөрергә ярата икән, бүгенге көндә машина да йөртә
юньләп белмәсәм дә, монысы тәмле, тегесе телеңне йотарлык дип сөйләнә башладым. Заказ алынды, ризыклар китерелде. Ашый башлады бит минем беренче кадерле кунагым. Ә мин исә, ашаган дәверендә дә, аннан соң да егеттән күземне алмадым. Сизгән ахыры, оялып та куйды бераз.
Гомумән, ресторанга килеп эләгүемә үкенмим, чөнки төп максатым үтәлде. Җәй айлары юкка үтмәде, акча күп эшләнде. Сер түгел, көненә дүрт меңнән артык акча эшләгәнем булды. Акча тәмен сизгәч, аны гел тоеп торасы килә икән ул. Каникуллар беткәч тә мин эшемне дәвам итәргә булдым. График та рәткә кергән иде инде. Ике көн эшләп, ике көн ял итәсең. Официантларның күбесе студент булгач, админстраторлар безнең хәлгә керергә тырыштылар. Шулай итеп уку да үз җае белән барды, эштән дә китергә туры килмәде.
Ресторанда эшләве бик кызык иде. Аны язып бетерерлек түгел. Көне буе, төне буе аяк өстендә, зал буенча чабасың, кеше күп булгач бер узеңә дүрт(!!!) өстәл алырга туры килә иде. Ә бу, ышаныгыз, бик куп. Кунакларның да ниндие эләгә бит. Бөтенесенең дә ашыйсы килә, берсенә ашарга китерсәң, икенчесе котыра. Аңламый алар официантнын авыр эшен. Арып-талып өйгә кайткач башыңны мендәргә төртеп тирән, тәмле йокыга таласың. Аннары сикереп торып укырга чабасың. Һәм барысы да яңадан шул ук сценарий буенча бара.
Р.S. Алла боерса, укып бетереп журналист булгач, берәр редакциягә эшкә кергәндә хезмәт кенәгәсендә "официант" дигән язу күрсәгез, исегез китмәсен.
Бу Алисә иде, хәзер исә Регина үзенең кайда, ничек эшләве турында сөйләр.
Регина Рәхимова, КДУ студенты.
- Хәерле көн! Минем исемем Регина Робертовна. Мин пенсия фондын тәкъдим итүче. Сезнең исемегез ничек?... Сезнең пенсия реформасы турында ишеткәнегез бармы? Үзегезнең җыелып баручы өлешегезне дәүләти булмаган пенсия фондына күчердегезме?...
Бу сорауларны миңа көненә бик күп тапкырларкабатларга туры килә. Мин чыннан да дәүләти булмаган пенсия фондында агент булып эшлим. Вазыйфам, кешеләрнең булачак пенсияләре турында кайгырту. Белгәнегезчә, дәүләти булмаган пенсия фондына күчү күпкә отышлырак. Ни өчен икәнен хәзер анлатып китәм.
2002 елдан башлап Русиядә, 1967 елдан яшьрәк булган һәрбер кешегә үзенең хезмәт пенсиясенең жыелып баручы өлеше белән идарә итәргә мөмкинчелек бирү буенча пенсия реформасы башланып китте.
Бу реформа инде күп еллар элек кабул ителсә дә, аның турында күпләр әле белми дә. Бу аңлашыла да! Кешеләр үзләренең пенсияләре турында аңа 3-4 ел кала гына уйлана башлыйлар. Чөнки безне дәүләт шулай тәрбияләде. Безнең өчен бары тик дәүләт уйлый. Шуңа күрә, яшьли килеш үзеңнең картлыгың турында кайгырта башлау кешелек өчен сәер хәл булып санала.
Регинаның өлкәннәр турында кайгыртып җитдиләнгән чагы
Хәзерге вакытта
, демографик ситуациянең начарлануы рәвешле, илдә эшче халкы кими, ә пенсионерлар саны, киресенчә, арта гына бара. Әлбәттә, бу пенсионерларның яшәеш сыйфатына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә дә, дәүләт каршында пенсия системасын үзгәртү буенча сорау туды.
2004 елда дәүләти булмаган пенсия фондлары мәҗбүри рәвештә пенсияне иминиятьләү буенча эшкә керештеләр.
Кыскасы, безнең эшебез кешеләрнең җыелып баручы өлешләрен иминиятьләү. Шунысы кызганыч, кешеләр безгә ышанып бетмиләр. Алдан әйтеп узганымча, кеше һаман да дәүләткә таянып ята. Димәк, без үз башыбыз белән уйларга сәләтле түгелбез.
Ышанычсызлыкның каян килгәнен дә беләм мин. Барысы да фондның исемендә яшеренгән. Ул да булса, ДӘҮЛӘТИ БУЛМАГАН ПЕНСИЯ ФОНДЫ. Кешеләр моны ишету белән безне - агентларны, аферистлар дип саный һәм тыңлап та бетермичә, борын төбендә ишекне бикләп тә куялар.
Әйе, без фатирлар буенча йөрергә мәҗбүрбез. Югыйсә халык үз пенсиясен үзе кайгыртырга тиеш. Кызык булып чыга бит, гражданнарның булачак пенсиясе аларны шатландырсын өчен без үк, ягъни агентлар, кайгыртырга тиешбез.
Иманым камил, дәүләти булмаган пенсия фондының бернинди дә афера белән шөгыльләнмәвен кешелек бары тик берничә дистә еллар узгач кына аңлар. Кызганыч...
Сез Казан дәүләт университетының журналистика факультеты кызларының узган елгы җәйдә ни эшләүләре турында укыдыгыз.
Быел Регинаның эшләү урыны шул ук булачак, Алисә исә ресторанда бүтән эшләмәм ди, Регина белән бергә пенсия фондында эшли башлаган.
Яшьләр тормышыннан кызыклы яңалыкларны, Казанның “гламур” яшьләре генә йөрүче “51 штат” клубында күңел ачучы 19 яшьлек татар кызының интернет аша кыйммәтле киемнәр сатуы турында “Кызган таба”ның алдагы язмаларыннан карагыз.
XS
SM
MD
LG