Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:06

5 июнь дөньякүләм әйләнә-тирә мохитны саклау көне. Казандагы кайбер күлләрнең язмышы кыл очында.

Казан дәүләт университетының география һәм экология факультеты студентлары һәм хезмәткәрләре Казандагы сулыкларның язмышына борчыла. Чәршәмбе көнне алар башкаланың Мәскәү районындагы энергоуниверситет каршында булган сулык- кечкенә күлне чистартырга чыкты.
“Анда җирне кемдер сатып алган, нәрсәдер төземәкче булалар”,- ди гамәли экология кафедрасының сулыклар лабораториясе инженеры Наилә Зарипова. Алар бу сулыкны чистарту юлы белән әлеге проблемага казанлыларның игътибарын җәлеп итергә тырыша. Кайберәүләр әйтүенчә, энергоуниверситет янындагы бу күлне “чиста түгел” дигән сәбәп табып аның янында автосалон төзергә исәплиләр.
Аннан соң экологлар башкаланың Яңа Савин районына юл тотты. Бу район хакимияте урнашкан бина янында Марьино күле бар. Тагын шунсын да әйтеп узарга кирәк, бу күл Казандагы башка күлләрдән аермалы буларак, Русиянең федераль сулыклары исемлегенә кертелгән. Федераль дәрәҗәсе булуга карамастан, яны язмышы гел борчуларга дучар булды. Күп катлы йорт төзү өчен берничә тапкыр күмергә дә тырышып карадылар. Әмма белгечләр һәм мәхкәмә карарлары моңа каршы булды. Соңгы хәбәрләргә караганда, төзүчеләр яңадан моны күмү өчен төрле юллар эзли.
“Бу күлләр безгә бик кирәк. Чөнки алар шәһәрне чистартырга ярдәм итәләр”,- ди Наилә Зарипова. Билгеле булганча, калада табигый сулыклар булу, чит илләрдә хакимиятләрнең дә, анда яшәүчеләрнең дә горурлыгы булып тора. Һәм аларны күз карасы кебек саклыйлар. Әлегә Русиядәге эре шәһәрләрдә генә түгел, ә зуррак авылларда да акча һәм табыш өчен яшәешкә чисталык, матурлык биргән һәм әйләнә-тирә мохит гармониясенең бер өлеше булган сулыкларга вәхшиләрчә мөнәсәбәт дәвам итә.
Рамил Әхмәтҗанов
Зуррак авыл дигәннән, Татарстандагы “Вамин” ширкәтенең Саба авылындагы май-сөт комбинаты 3 елдан артык елгага агулы матдәләр агызып яткан. “Нефть эшләнмәләрен алар рөхсәт ителгәнгә караганда 2700 тапкыр арттырган. Куелган таләпләргә күрә, бу нефть эшләнмәләре бер куб метрга 0,5 милли граммнан артмаска тиеш. Фосфат күләме дә 76, ә фенол 75 тапкырдан артык булган”,- ди Казан һәм районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов.
Әле яңа гына булган мәхкәмәдә Саба елгасын пычратып ятучылар җаваплылыкка тартылды. Баш инженер 50 мең сум штраф түләргә тиеш. Аннан да кала бу көннәрдә әйләнә-тирә мохитка килгән зыян исәпләнә. “Килгән зыян бер ничә миллион булачак”,- ди Рамил Әхмәтҗанов.
Сулыкларга килгәндә, эре ширкәтләр генә түгел, ә гади халыкның күпчелеге аларның язмышына битараф. Бу көннәрдә Казан кунаклары да, шәһәрдә яшәүчеләр дә Камал театры янындагы биеклеге 30 метр булган Кабан күлендәге фонтанга манзара кылырга килә. Кабан күленең кече фонтаннар аткан бетон күпереннән аска карасаң, хәйран гына ташландык чүп: пластик шешәләр, киптерелгән бәрәңге, ягъни чипсы һәм башка ризык кәгазьләре күрергә була. Менә ниһаять, бу фонтаннар янына милиция хезмәткәрләренең сак урыны куелды. Бәлки, Кабанны пычратучылар кимер…
Ә менә Яңа Савин районында Казансу елгасы җәй җитте исә чүплек оясына әйләнә. Дөрес, бу район хакимияте яз көне шимбә үткәреп чистарту оештыра оештыруын. Ә менә яр буенда ял итүчеләр үзләре киткәндә монда сыра шешәләре, чүп өемнәре калдыра. Шулай итеп, Казан табигатенең бер почмагы тагын чүплек оясына әйләнә. Бәлки, бу урынны ял итү паркы итергә теләге булган эшкуарга бирергә кирәктер, ди бу хәлгә битараф булмаганнар.

XS
SM
MD
LG