Accessibility links

Кайнар хәбәр

Картлар балалары янына кайтарырга теләми


Русия президенты Указы буенча 2001нче елдан башлап 8нче июнь көнне социааль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәм уңаеннан Чаллы социаль яклау шурасы матбугат конференциясе үткәрде. Анда психик авырулар диспансерына, карталр йортында һәм социаль ярдәмгә мохтаҗларны саны артуы хакында да әйтелде.
Ярты миллион халкы булган Чаллыда бүген 146 мең кеше дәүләт тарафыннан нинди дә булса социаль ярдәм ала. Алар арасында пенсионерлар, инвалидлар, мохтаҗлылар бар. Шәһәрнең социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Белова бу уңайдан шуны ассызыклый, дәүләттән социаль ярдәм алучылар арасында иң күбе 25 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр. Аларның саны 85 меңгә якын. Белова сүзләренчә, Чаллыда беренче социаль учреждение ягьни, картлар йорты СССР таркалгач, 1993нче елда ачыла. Аннан соң тагын төрле юнәлештегә 7 социаль учреждения булдырыла. Татарстанда аларның гомуми саны 159. Анда мөрәҗәгать итүчеләр саны арта бара икән. Чаллыдагы картлар йортында хәзер 62 кеше яши. Чиратка басучылар тагын да күбрәк. Менә шул картлар йортында яшәүчеләрнең яртысының балалары исән-сау.
Русиядә сугыш та бармый, ул күпләп нефть, газ, башка төрле байлыклар сата. Ни өчен ярдәмгә мохтаҗлар саны арта бара, андыйлар социаль яклау идарәсенә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә? Идарәнең баш белгече Зөләйха Шәймухаметова “Азатлык”ка болай җавап бирде:
Халлык төрле авырлык килгәч безгә мөрәҗәгать итә. Бигрәк тә матди яктан. Без кыенлыкта калучыларга ярдәм итәргә 20дән артык кешенең балалары бар. Менә шуларны җыеп, ата-анагызны картлар йортыннан аларга телиме, юкмы икәнен белештек. Шуларның икесе әти-әнисе өенә алып кайтырга теләк белдерә. Ләкин ата-ана кайтырга теләмәде. Күптәнге үчлекне онытмыйлар булса кирәк. Шулай итеп картлар йортыннан берәү дә китмәде. Хәзер баласы, туганы булган кешене картлар йортына алмыйбыз.
Психик авыруның күбәюенә килгәндә, З. Шәймухаметова:
“Үзгәртеп кору, әфган, кавказ сугышлары тискәре нәтиҗә бирде. Фатирын югалтучылар да психик яктан зур кичерешкә дучар булды”, -диде ул.
XS
SM
MD
LG