Accessibility links

Кол Шәриф мәчетенең кече туганы язмышы


Чаллыда Кол Шәриф мәчетенең кече вариант язмышы
Чаллыда Кол Шәриф мәчетенең кече вариант язмышы
1995нче елларда Чаллының хәкимият бинасы янындагы “Азатлык” мәйданында Кол Шәриф мәчетенең кечкенә күчермәсе куела. Яңа ел кебек зур бәйрәмнәр вакытында мәчет күчермәсе аракы эчү, бәдрәф урынына әйләнә. Кол Шәриф исемен шушы рәвешле мыскыллауга 2000 елда Чаллыга В. Путинның килү хәбәре чик куя. Мәйданда торган мәчет күчермәсен ниндидер шикләнү аркасында машинага төяп шәһәр читенә илтеп ташлыйлар. Бу күренешкә җаны әрнегән сугыш ветераны Мисбах Гыймалетдинов 2 ел буена күгәреп, череп яткан тимер корылманы үзе яшәгән урынга, Чаллының 38нче бистәсенә кайтара. Аны үз акчасына чистартып, буяп утыртып куя. Аны 1552нче елда Казанны саклап шәһит китүчеләр истәлеге мәчете дип иглан итә. Кайберәүләр бу мәчетне дөньяда иң кечкенә мәчет дип, “Гиннес”ның рекордлар китабына кертергә тәкъдим итә. Ләкин Чаллы мөхтәсибәте, кайбер имамнар моңа каршы чыга. Бу- дин йорты таләпләренә җавап бирми, диләр. Хәзер инде Кол Шәриф мәчетенең кече туганын Мисбах бабай музей итеп үзгәртергә кереште. Якын арада шәһәр мәдәният идарәсе комиссиясе моңа мөнәсәбәтен белдерергә тиеш. Шушы эшнең башында торучы Мисбах бабай фикере:
Чынлап торып музей булсын дип, авылларга чыгып, борынгы бабайлар тормышын тасвирлаган әйберләр җыйдым. Менә бугеннән соң чиновниклар ни эшләр, белмим. Хәзер комиссия чакырам. Мәчет, музей ясауга каршы чыгучылар күп. Шушы 25кв.м. җир рәсмиләштерелмәде. Әлегә тартыш бара.
Мисбах Гыймалетдинов булачак музейдагы борынгы мичләр, тегермәннәр, урманнар, йортлар һ.б. турында сөйләде. Болар барысы да шушы әйберләрнең кечкенә күчермәләре генә. Җил тегермәне мәсәлән, кер юа торган машинаның моторы белән хәрәкәткә килә. Ни генә булса да, Кол Шәриф мәчетенең кече туганы мәчет буларак та, музей буларак та чиновниклар тарафыннан танылмады, аңа рөхсәт бирелмәгән.
XS
SM
MD
LG