Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер парламенты мәгариф буенча карар кабул итте


Татарстан Дәүләт Шурасы үрнәгендә, Мәскәүнең мәктәп программасыннан “региональ компонент”ны бетерүгә каршы ризасызлык турындагы бу карар “Туган тел” оешмасы тәэсирендә кабул ителде.

Бу оешманың апрельдә узган соңгы корылтае Русия Дәүләт Думасына һәм Генераль прокуратурага Мәктәпләр программасын “Региональ компонент”тан “азат итү” турындагы канунны гамәлдән чыгаруга кагылышлы мөрәҗәгатьләр кабул иткән иде. Корылтай шулай ук Ульян өлкәсенең Кануннар чыгару җыелышына да, Татарстан Дәүләт Шурасы үрнәгендә, бу яңа канунга карата үз мөнәсәбәтен белдерү гозере белән чыкты. Аның нөсхәләре, корылтайда Җирле парламентның “Ватандашлар җәмгыяте, милли мөнәсәбәтләр һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре мәсьәләләре буенча комитет”ы рәисе Юрий Жаринов һәм аның урынбасары Расих Гатауллинның катнашуыннан файдаланып, алар кулына да тапшырылган иде. Шундый ук эчтәлекле хат Өлкә Кануннар чыгару җыелышы рәисе Борис Зотов исеменә дә җибәрелде.
Бу мөрәҗәгатьләрдә татар, чуаш, мукшы халыкларының телен генә түгел – төбәк тарихын укытуның да әһәмияте ассызыклана. Киң танылган “С чего начинается Родина” дигән җырга нигезләнеп, Ватанның Мәскәүдән түгел – туган йортның ишегеннән, күтәрмәсеннән башлануына игътибар юнәлтелде.
Моңа җавап сыйфатында май ае башында ук өлкәнең Мәктәпкәчә гомум һәм өстәлмә белем бирү департаменты директоры урынбасары Евгения Моргун хаты килде. Имеш, бездә барысы да “ал да гөл”: этномәдәни үзенчәлекләргә тирән игътибар бирелә, инородецларның мәгърифәти ихтыяҗлары тулаем канәгатьләндерелә.
Өлкә парламентының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Игорь Тихоновка Өлкәнең Мәгариф министры Татьяна Девяткина җибәргән җавап да шундый ук эчтәлекле – все о,кей. Хатның ахыры да гыйбрәтле яңгырый:
“Прошу обращение снять с контроля”. Язсыннар әйдә, колакларына токмач эленде - һәм вәссәлам, кебек килеп чыга. Гадәти күренеш инде монысы. Элек Димитровград шәһәренең Мәгариф идарәсе башлыгы булып эшләгән, Сергей Морозовның фикердәше Игорь Тихоновтан исә кешечәрәк җавап килде:
“Өлкәнең Кануннар чыгару җыелышына, Канун проекты килгән очракта, Социаль сәясәт комитеты депутатлары аны карарга һәм якларга әзер.”
Ләкин аны карар һәм яклар өчен, үрнәк сыйфатында Татарстан Дәүләт Шурасының карары белән танышу кирәк икән. Бу эшне Кануннар чыгару җыелышы хезмәткәре Гөлфинур Чулакова үз өстенә алган. Ә Татарстанның Дәүләт Шурасы җитәкчелеге, кичектермичә, тулы җавап та җибәргән. Дәүшура рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның “Мөхтәрәм коллегалар!” дип башланган хатында җибәрелгән документлар нөсхәләре турында кыскача аңлатмага өстәп, болай да диелгән: “Мәгариф стандартларын көйләүче әлеге Федераль канун зур резонанс һәм күпмилләтле Русия халыкларының теле һәм мәдәнияте язмышына карата җитди борчылулар тудырды.” (өзек тәмам). Җавапка өстәп, Фәрит әфәнде Татарстан Дәүләт Шурасының махсус карары нөсхәсен һәм “Аңлатмалы язма”сын да җибәргән.
Кануннар чыгару җыелышының Юрий Жаринов җитәкчелегендәге “Гражданлык җәмгыяте, милли мөнәсәбәтләр һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча комитеты” Фәрит Мөхәммәтшинның тәфсилле җавабыннан файдаланып, карар кабул итүнең озакка сузылуына юл куймады. Монысы инде Комитет рәисе урынбасары Расих Гатауллин һәм бу комитет әгъзасы депутат Равил Насыйров хезмәте, дияргә кирәктер.
Нәтиҗәдә, Ульян өлкәсе депутатларына да үз канунын чыгару өчен әллә ни баш ватарга кирәк булмады, чөнки Фәрит Мөхәммәтшин җавабында Дәүләт Думасының “Югары белем һәм югары белемнән соңгы һөнәри белем” турындагы Русия Федерациясе Канунының 1, 2, 5, 7-нче матдәләренә кертелергә тиеш үзгәрешләр тексты төгәл юридик текстларда бирелгән. Шунлыктандыр инде, Ульян өлкәсенең Кануннар чыгару җыелышы Карар кабул итеп өлгерде дә. Анда өлешчә менә ни диелә: “Русия Федерациясенең “Мәгариф турындагы”, шулай ук “Югары һәм Югары белемнән соңгы һөнәри белем” турындагы кануннарына үзгәрешләр кертү турындагы Татарстан Дәүләт Шурасының 2008-ел 24-апрельдә кабул иткән канунын яклап чыгарга. Бу җирле Канунны Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Шурасына җибәрергә”.
Сүз ахырында тагын шуны да өстәп әйтергә кирәктер. Татарстанның Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең “Мөхтәрәм коллегалар”га җибәргән хатында “Русия Федерациясе субъектларының вәкаләтле органнары җитәкчеләренә” юнәлтмә дә язган. Башка төбәкләргә җибәрелгәнме – юкмы, анысы безгә караңгы. Ләкин шунысы хак: бу гамәлнең нәтиҗәсенә өметләнер өчен, милли хәрәкәттә һәм Җирле парламентта әлеге мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, аның артыннан йөрердәй шәхесләр булуы да кирәк. Бары тик шул очракта гына Дәүләт Думасы депутатлары да, ниһаять, беркадәр думать итә башларлар иде.
XS
SM
MD
LG