Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бигнов мәрхәмәтлек күрсәтә


Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе Александр Сидякиннан Рамил Бигновка 350 000 сум акча түләтү турында карар чыгарган иде.

Сүз 2006 ел вакыйгалары турында бара. 2006 елда “Гадел Русия” фиркасе бүлекчәсе башы Александр Сидякин берләшкән оппозиция башы Рамил Бигновны “Халык” инвестиция фонды аша акча үзләштерүдә гаепләгән иде. Акчаларын югалтучылар берләшкән оппозиция утырган бина янында каршылык чаралары уздырды. Бигнов бу фондка катнашы булмавын белдереп, рухи зыян өчен Сидякинны мәхкәмгә биргән иде. Агымдагы елның 19нчы маенда мәхкәмә Бигнов файдасына карар чыгарды. Ләкин Бигнов бу акчадан баш тарта. Ул: “Бу акчаларның яртысын Сидякин акча салып алданганнарга таратсын, миңа исем өчен бер сум акча бирсә дә җитә дип”, - бу турыда мәхкәмәгә гариза тапшырды.
XS
SM
MD
LG