Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушнаренкода урам җыены узды


Кушнаренко районында җәмәгатьчелек район хакимияте башлыгы Сергей Касаткинга каршы көрәшә.

Узган ел Кушнаренкода район башлыгына каршы урам җыеннары узды, хәтта федераль трассада хәрәкәтне дә туктаткан иделәр. Инде тагын каршылык чаралары дәвам итәчәк. 8 июнь Сабантуй алдыннан пикет булачак. Бу турыда Кушнаренко районы вәкиле белдерде. Ул үзенең исем-шәрифләрен атамауны кушты. Аның сүзләренә караганда, Касаткин басымына түзә алмый районда ике кеше асылынып үлгән. Шуларның берсе мәктәп директоры, икенчесе авыл шурасы рәисе. Алар икесе дә үлемнәрендә район башлыгы гаепле булуы турында хат язып калдырганнар.
XS
SM
MD
LG