Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:35

7-8 июньдә Татарстанның район-авыллары Сабантуй үткәрергә әзерләнә. Җырчылар 15 меңлек бәя куя, дәүләт булачак батырлардан салым түләтмәкче.

Без быелгы Сабантуй турында белешмә җыйганда һәр якның юрганына карап аягын сузуын белдек. Татарлар гына яши торган авыллар милли бәйрәмне үткәрү яклы, тик аерым хуҗалыкка, йортка килеп терәлгәч берсенең дә Сабантуйга яулык җыйганда 50-100 сум акча бирәселәре килми икән, кайсы 10 сум, кайберәүләр бөтенләй бирмиләр, ди Балык бистәсе якларының җитәкчеләре. Шуңа аларга ярдәм сорап шәхси эшмәкәрләргә, кибет хуҗаларына мөрәҗәгать итәргә туры килә икән. Бу көннәрдә ул районнарда яулык җыю йолалары бара. Аннан соң Татарстанда авыл хуҗалыгы буенча артка калган районнарның җитәкчеләре Сабантуйга җитди карамаулары, халыктан бераз шүрләп кенә: “Үткәрдеңме?” “Үткәрдем!”гә эшләүләре ачыкланды. Ә инде республикада шаулатып-гөрләтеп милли бәйрәмне үткәрүче ул Саба һәм Актаныш яклары санала иде, ди татар журналистлары. Быел ничек исән соң? Саба районыннан Шамил Зиннуров сөйли:
“Сабантуй гадәттәгечә элеккке урында узачак. Иң башта инде алдынгыларны бүләкләү була. Казан артистлары катнашында концерт көтелә, анда безнең як үзешчәннәре дә катнашачак. Аннан соң парашютистлар чыгышы күрсәтелә, ат ярышлары, утын кисү, чаңгы киеп ярышу кебек кызыклы уеннар да була. Балалар, олылар, өлкәннәр көрәше дә ел саен үткәрелде. Шуны да әйтергә кирәк, бездә кечерәк авыллар да бергә берләшеп булса да Сабантуйны уздыра. Сугыштан соң да үткәрелгәнне, хәзер милли бәйрәм уздырылырга тиеш дип саныйм” , ди Саба район хакимиятеннән Шамил Зиннуров.
Актаныш районында җиткәчлек Сабантуйда спорт уеннарына игътибар бирергә кушкан. Бу хакта Алмаз Нурлыев болай аңлатты:
“Район башлыгы бер җыелышта Сабантуйның концерт өлешеннән бигрәк спорт уеннарына 100 процент игътибар бирергә кирәклекне әйтте. Бездә беренче тапкыр яңа уен булачак, ул борынгы болгар бабаларыбызда да булган. Тау башындагы байракны йөгереп менеп тау астындагы мәйдан уртасына алып төшү. 10-15 кеше катнашында уйналган бу уенда җиңүчегә әйбәт бүләк булачак. Быелгы Актаныш Сабантуе татар-башкорт дуслыгына багышланачак, алар безгә, без аларга бәйрәм карарга барачакбыз. Һәрбер авылда милли бәйрәм үтәчәк, аларның үзләреннән чыккан байлары, иганәчеләре бар, шулар акча ягын кайгыртачак. Узган елны бер-ике авыл үткәрмибез дип маташканнар иде, барыбер үткәрделәр. Быел район башлыгыгының фәрманы булды, шуңа барсы да үткәрер дип уйлыйм” - диде Актаныш район хакимиятенең яшь белгече Алмаз Нурлыев.
Менә шулай итеп, Сабантуй җыр-биюсез булмый, ә монда инде бәйрәм тагын да ямьләнсен дип Казаннан алып баручылар, җырчылар чакыралар. Аларның бәяләре инде бәйрәмдә бәйрәмчә ди “Татар радиосы” ди-джее, шоумен Булат Бәйрәмов:
“Авыл халкы ел дәвамында эшләп калага барып концерт карый алмый, тере җырчы күрми. Ә монда район җитәкчеләре, химәячеләр ярдәмендә Сабантуйга артистлар кайта. Мин моны әйбәт күренеш дип саныйм. Әлбәттә, кайберләре кыйммәтле җырчыларны, күп артистларны чакырып мода артыннан да куа инде. Һәркайсы мөмкинлегенә карап эшли.”
Сабантуй чорында артистларның бәясе күпме соң?
Булат Бәйрәмов
“Төгәл әйтә алмыйм. Бу сер, һәрберсе үзе сөйләшә. Ә болай чама белән алганда бик үк таныш түгел җырчылар 2 меңнән 5 меңгә кадәр. Уртача бәя 10-15 мең, 30,40, 50 меңгә дә бар. Җырчы үзе генә кайтамы, төркем белән кайтамы, алары да исәпкә алына”, ди Булат Бәйрәмов.
Бу хәбәрне әзерләгәндә “Вечерняя Казань” 4 июнь санында шундый мәгълүмат бирде. Быелдан халык Сабантуйда 4 меңнән кыйммәтрәк бүләк алса, шуның гомүми бәясененең 13 % дәүләткә салым итеп түләргә тиеш була. Бу фәрман беренче чиратта Сабантуй батырларына кагыла икән.

XS
SM
MD
LG