Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Үзәк Азия илләренә су сатмакчы


Мәскәү мэры Юрий Лужков Үзәк Азия илләренә су сатарга тәкъдим итә һәм бу зур акчалар китерәчәген әйтә. Экологлар моңа каршы.

Үзәк Азия илләренә су сату мәсьәләсен Лужков инде 2002 елны да күтәргән иде. Хәзер ул кабат Путин җитәкчелегендәге Русия хөкүмәте алдында бу мәсьәләне кузгатырга исәп тота. Ул XXI гасырда чиста суның җитмәве төп низагъ булып торачак, ә Русиянең аны сатарга мөмкинчелеге бар, ди.

Су сату проекты исә Ханты-Мансыйдан Объ елгасын Урта Азиягә борып җибәрүне күздә тота. Аның өчен 2,5 мең чакрым су уткәргеч 5-8 насос станцияләрен төзү карала..

Мәскәү башлыгы Лужков бу проект тормышка ашырылса Русия отачак кына, ди. Чөнки табыш бер елга 5 миллиард доллар булачак дип исәпләнә. Лужков әйтүенчә, киләчәктә бу нефть һәм газ бәясенә тиңләшәчәк.

“Себер суларын Үзәк Азиягә җибәрү мәсьәләләре әле совет заманында ук карала башлаган иде. Әмма проектка экологлар каршы чыкты”, ди үзбәк сәясәт белгече Ташпулат Юлдашев.

Чыннан да экологлар бу проект зыян китерәчәк дип саный. Ә Юлдашев экологларга мәсьәләне төптән аңлату җитми һәм шуңа алар моңа каршы килә, ди.

Өченче елны Кытай үз белдеклеге белән Русия һәм Казакъстаннан сорамыйча Иртыш елгасын үзенә борып куйды. Һәм шул сәбәпле, Русия инде хәзердән үк шактый су ала алмый, киләчәктә су тагын да кимиячәк диелә. Шул ук вакытта тора-бара Кытайдан Иртышка, ә аннан Обь елгасына пычрак су килә башлаячагын әйтә белгечләр.

Ташпулатов су мәсьәләсе киләчәктә тагын да кискен торачак һәм бу проектны тормышка ашыру зарур, ди.

“Үзәк Азиянең кайбер җирләрендә чыннан да суга кытлык зур. Һәм ихтыяҗ булганда Русия өчен бу сата алырлык тауар булып тора. Шул ук вакытта Казакъстан бу суны инде сатып та алырга әзер”, ди Юлдашев.

Ул хәзер суларны Үзәк Азиягә җибәрү турында ниндидер гамәлләр башланса, кытлык кичергән илләр, аеруча Казакъстан үсеше өчен зур алга китеш булачагын әйтә. Һәм Казакъстан президенты инде үзенә күп елларга алтын һәйкәл куюга тиң булачак, ди.

Казакъстаннан тыш, суга кытлык Үзбәкстанда һәм Төркмәнстанда бар. Әгәр бу проект тормышка ашса, ул елына 25 триллион литр суның Үзәк Азия якларына сатарга мөмкинлек бирәчәк. Ләкин икътисадчылар Үзәк Азия бу су өчен түли алачыган шик белдерә. Чөнки Русиянең суның бәясен арттырып торуы да бик ихимал.
XS
SM
MD
LG