Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе “илһам чишмәләре” Алабугада


Русия журналистлар берлеге сәркатибе Наталья Скворцова Түбән Новгородтан килгән.
Русия журналистлар берлеге сәркатибе Наталья Скворцова Түбән Новгородтан килгән.

“Эт-татар” сүзен кулланган Цветаева ятып калган Алабугада иҗат кешеләре туплана. Милләтара аңлашу юлын эзләр өчен.

Бу атнада ял көннәрендә Алабуга шәһәрендә Идел буе округы Татарстан хөкүмәте белән бергә «Поволжье – родники вдохновения” (“Идел буе – илһам чишмәләре”) атлы форум ясый. Шул форумын рекламалар өчен Казанга Түбән Новгородтан Идел буе федераль округы вәкилләре килде.

Алар “Татмедиа” агентлыгында журналистлар белән очрашты.

Казанда Русия президентенең Идел буе федераль округындагы вәкиле аппараты вәкиле Ольга Савинова бу форум турында сөйләде.

Шулай ук Русия журналистлар берлеге сәркатибе, Түбән Новгородтагы шул ук вәкиллектә эшләүче Наталья Скворцова да Русия иҗат әһелләре өчен Алабугада очрашып сөйләшү кирәк дип искәртте. Очрашырга да сәбәп табылган. Наталья Скворцова уйлавынча, Русиядә кешеләр тормышында “яхшы үзгәрешләр” күп икән.

Кайчан ул үзгәрешләр пәйдә булган дип сорагач, "хәзер", диде.

Ә хәзернең вакыты кайчан, майдамы, Медведев килгәчме, әллә 2005 елда укмы, яки 2008 дәме? Тагәенли башлагач, сораучы гаепле, тырнак астыннан кер эзләүче булып чыкты.

Аннары җавап сорауга әйләнде. Сорау сораучының үзенә, хәбәрчегә бирелде. Сез ничек уйлыйсыз? Яхшы үзгәрешләр бармы?

Шалтыратып торучыларда хәле яхшырганнар күп күренми дигәч, Наталья Скворцова күберәк позитив ясаучылар янында булырга кирәк, диде. Аның уенча “яхшы үзгәрешләр бар һәм алар күктән төшмәгән”. Аны кешеләр үзләре ясаган, хезмәт итеп, ди. 30-45 яшьлекләр дөньяны үзгәртә башлады, ди. “Алар кайбер сынауларны узып чын белгечләргә әверелде. Бу илнең чын ватандашларына әверелделәр һәм аларга монда эшләү, яшәү кызык була башлады”, - ди. “Бу соңгы вакыттагы булган иң яхшы үзгәрешләрнең берсе, дип уйлыйм”, - диде Наталья Скворцова.

Алабугада узачак форумда рәссамнар, шагыйрьләр, матбугат әһелләре үзара иҗади илһам алышачак. Шулай ук алар Алабугада урыс рәссамы Шишкин, офицәре Дурова, урыс шагыйрәсе Цветаева хәтирәсен дә яңартачаклар. Соңгысы алар өчен аеруча кадерлеме? Бишек шигырендә “эт-татар” сүзен кулланган. Шул ук шигырендә ул татар кебек үк явыз сүрәтләнүче “кәкре аяклы хун”, “пан Гитлер” турында да язган.

Ольга Савинова һәм Наталья Скворцова исә бу турыда белми дә икән. Һәм алар “эт-татар” дип язучы хатынны мактаучы шәһәрдә узучы форум халыклар, милләтләр арасында аңлашуга хезмәт итәр, дип саный. Иҗат кешеләре “яхшылык арттыру” турында уйласын дип эшләнелә икән.

XS
SM
MD
LG