Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:06

АК партияне яклаучылар кими


Төркиядә трагедия сәхнәләнә. Хакимияттәге бер партия өстеннән аны ябу буенча хөкем процесcы бара.

87 еллык Төркия җөмһүрияте тарихында сәяси партияләрнең ябылуы асылда шаккаттырлык хәл түгел. 1960,1971 һәм 1980 елларда өч мәртәбә хәрби путч үткәрелеп бер мөддәт барлык сәяси партияләр ябылган чорлар да булгалады. Моннан тыш дини яки сепаратист тенденциядәге партияләрнең дә ябылу вакыйгалары да булгалады. Бүгенге көндә исә хакимияттә һәм үткән елдагы сайлауларда тавыш бирүчеләрнең 47 процентның яклавына ирешкән Гәделлек һәм Тәрәккыять Партиясе, яки кыскача әйткәндә АК партия өстеннән конституциянең лаисизмы, ягъни динне дәүләт эшләреннән аеру принцибын бозуда гәепләп хөкем процессы башланды. Бу хәл АК партия сафларында булганы хәтле АБ-ндә дә тискәре реакция тудырды.
Инде күпме вакыттан бирле тик сәясәтчеләр арасында гына түгел, ә гади ватандашлар арасында да “АК партия ябылачакмы, юкмы?” дигән дискуссияләр бара. Һәр ике кешедән беренең төп темасы шуның турында дияргә мөмкин.
Бу атнада Швецария банкы Кредит Суиссе өчен “А һәм Г” исемле Халык фикерен өйрәнү оешмасы 24-25 май тарихларында 33 шәһәр һәм 109 районда 1.173 хатын-кыз, тулаем 2.386 сайлаучының фикерен өйрәнде. Шуңа күрә тавыш бирү яшендәгеләрнең 30 проценты буген сайлаулар булса нинди партиягә тавыш бирәчәген әлегә белми. Калганнарының 28 проценты АК, 14 % Җөмһүрият Халык һәм 12 % Милләтче Хәрәкәт партияләренә тавыш бирәчәкләрен белдергән.
Әлегә карар бирмәгәннәрне дә шушы хисапка керткәндә АК партия чагыштырмача 40, ҖХП 19,5 һәм МХП 17 % тавыш алачаклар. Дүртенче урында исә көрдләрнең Демократик Җәмгыять Партиясе тора. Аңа сайлаучыларның 6,5 тавыш бирәчәгән бәян иткән. Димәк, АК партия үткән елның 22 июлендә 47 процент тавыш алган булса, буген 40 % кына тавыш алачак. Башкача әйткәндә АК партия сайлаучысының 7 % инде партия белән риза түгел дигән сүз. Җиде процент аз кебек күренсә дә, 25-30 миллион сайлаучыда бу зур сан. 2 миллионнан артык кеше дигән сүз. Дөрес шулай да АК партия иң зур партия булуын дәвам итә, әмма анкетага күрә хәтта үз сайлаучыларының да яклавын югалта башлаган.
“А һәм Г” халык фикерен өйрәнү ширкәте оештырган анкетадан күренүенчә, тулаем алганда сайлаучыларның 47% хөкүмәтне алып барган эшләрендә уңышсыз дип бәяли. АК партияне сайламаучыларда бу 71,5 % үсә. Димәк, халыкның 50 проценттан артыгы хөкүмәтнең эшчәнлеге белән риза түгел.
Анкетада “киләсе бер елда Төркия яхшыракмы, яманракмы булачак, югыйсә шулай ук калачакмы?” дигән сорауга 52,5% яманрак булачак дигән фикер әйткән.
Бу анкета Төркиядәге сәяси билгесезлекнең сайлаучыларга да тискәре йогынтысын сурәтли. Экономик стабильлекне, сәяси стабильлек тә мөһим. Әмма бере булмыйча икенчесе булмый. 4 июньдә игълан ителгән инфляция саннары да эшнең яхшыга бармавын күрсәтүче башка бер дәлил булды. Алты елдан соң беренче мәртәбә буларак ваклап сатып алуда инфляция 10 процентны ашты.
Кыскасы, Төркиядә сәяси билгесезлек көчәя бара. Халык та аптыраган хәлдә. Киләчәк белән бәйле фаразлар һәр көн матбугат битләрендә чагылыш таба.

XS
SM
MD
LG