Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә телеколак талашы


Оппозициядәге иң зур партия Җөмһүриять Халык Партиясенең генераль секретаре Өндер Сауның бүлмәсе тыңланган булуы фаш ителде.

Телеколак нәрсә? Теле “ерак”, “колак” исә без белгән колак. Ягъни Төркиядә бу сүз берәүнең сезне бер аппарат ярдәме аша ерактан торып тыңлавын аңлату өчен кулланыла. Табигый, бу эш сезнең белдегегездән, ризалыгыгыздан тыш эшләнә. Асылда Совет ватандашларына ят булмаган хәл. Барлык кунак йортларында, эш урыннарында, хәтта өйләрдә кешеләр безне КГБ тыңлый дип шикләнеп яшәделәр. Әле дә бу гадәт дәвам итәме? Моны һәркем үзе белә торгандыр.
Төркия кебек ачык җәмгыятьләрдә дә мондый хәлләр булгалый. Ләкин канун буенча мәхкәмә рөхсәт бирмичә тыңлау тыелган. Ягъни мондый эш эшләгән рәсми шәхесме, гади ватандашмы, җәзага тартылырга тиеш.
Оппозициядәге иң зур партия Җөмһүриять Халык Партиясенең (ҖХП )генераль секретаре Өндер Сауның бүлмәсе тыңланган булуы фаш ителде. Аның үз бүлмәсендә үзәктәге губернатор Али Сериндаг белән сөйләшкәннәре сүзгә сүз хакимияттәге АК партия тарафдары динче “Вакыт” газетасында басылып чыккан.Шуннан соң исә сәясәт сәхнәсендә зур ызгыш, талаш купты. ҖХП лидеры Дәниз Байкал болай дип белдерде:
“Премьер Эрдоганның контроле астындагы рәсми органнар ерактан тыңлау эшен башкаралар, Төркиядә дәүләт дәүләт булудан, юстиция без белгән хокук органы булудан туктады, дөньяның нинди дә булса демократиясендә мондый вакыйга фаш ителсә, хакимиятнең җаваплы министры, премьеры шундук урныннан чигенә.”
Тик ҖХП генә түгел парламенттагы икенче зур оппозиция партиясе Милләтче Хәрәкәт Партиясе дә реакция күрсәтте. Партия җитәкчесе Дәүләт Бахчәли мондый эчтәлекле белдерү ясады:
“АК партиянең курку диктаторлыгы оештырырга нияте булуын күрсәткән ачык билгеләр, соңгы вакытларда сәяси базасын югалткан хакимияттәге партиянең юридик һәм әхлактан ерак юллардан үзенә файда көткәне ачык дәлилләр белән үзен кабат күрсәтте, АК партия шушы чаралары белән Төркияне хаоска илтте.”
Һәр ике партия парламентта АК партияне хакимияттән төшерү таләбе белән парламентны җыелышка чакыралар. Ләкин аларның күпчелеге АК партияне хакимияттән төшерергә җитми. Оппозициянең шушы гәепләүләренә эчке эшләр министры Бәшир Аталай болай дип белдерде:
“Болар бик ямьсез яла ягулар. Хөкүмәтнең, полициянең ҖХП-ен тыңлаган булуы дәгъвәсен кире кагам. Без бу мәсьәләне тикшертәчәкбез һәм соңында ҖХП үзе гәептә калачак."
Моннан соң исә бер прокурор шушы телеколак мәсьәләсен тикшерә башлады. Төркиядә моннан элек тә шундый хәлләр булуы турында әйткән идек. Мисал өчен, бер ничә ай элек Генералштабның электроник системалар командиры генерал Мөнир Эртәннең тавышы дип дәгъвә ителгән бер кассета Төрек Кораллы Көчләренең Төньяк Гыйракка ясаган хәрби операциясе вакытында интернет аша тапшырылган иде. Моннан тыш Җирле Көчләр Мәктәбе Командиры генерал Реһа Ташкәсәннең телефон сөйләшүләре тыңланып, аның шәхси сөйләшүләре матбугат битләрендә чыккан иде. Борынгы Югары Уку Оешмасы җитәкчесе профессор Эрдоган Тезичнең башына шундый хәлләр килде. Бер ике атна элек исә Конституция Мәхкәмәсе җитәкчесенең урынбасары Осман Паксүтнең полиция тарафыннан яшерен рәвештә күзетелеп баруы фаш ителде. Бигрәк тә АК партиягә куркыныч тәшкил итүе ихтимал оппозиция органнарына, югары мәхкәмә әгъзаларына мондый басымнарның артуы сәясәтчеләрнең арасында ызгыш, талашны һәм илдә киеренкелекне арттыра. Моның йогынты эконономик тормышка да була.Кыскасы, Конституция Мәхкәмәсендә АК партия өстеннән ябылу таләбе белән хөкем процессының баруы, АК партия җитәкчеләрен мондый канунсуз юлларга илтә дигән тәэсир ясады.
XS
SM
MD
LG