Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:36

Татарстанда ширкәт башлыклары 60 мең кешене читтән чакырып эшләтү теләге белән чыккан. Әмма, чакырылганнарның бары тик 8 меңе генә үзләренең Татарстанда булуын рәсмиләштерә алган.

Казандагы бер кечкенә кибет, ягъни урам ларегында сатучы булып эшләүче Азамат Татарстандагы үзбәкләрнең иҗтимагый оешмалары булу турында бөтенләй ишетмәгән һәм аның булуын кирәксенми дә. Менә берничә ел инде ул монда акча таба. Табышын туганнарына җибәреп тора. Мондый эш өчен туган җирендә бик аз түләүләрен дә яшермәде. Казандагы документларының барсының да тәртиптә булуын әйтте. Азамат Татарстанга читтән килеп эшләүче мигрантлар арасында күпчелекне тәшкил иткән Үзбәкстан вәкиле.
“Кануный юл белән иң күп эшкә килүчеләр Үзбәкстаннан. Алар 40 проценттан да артык. Аннан соң таҗиклар, азәрбайҗаннар һәм кыргызлар килә”,- ди Николай Владимиров. Ул Русия миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсендәге иҗтимагый киңәшү шура рәисе булып эшли. Аның чыгышы кануный булмаган юл белән Татарстанга эшкә килүчеләргә каршы көрәшү өчен миграция сәясәтен яхшырту һәм милли оешмалар белән эшләүне көчәйтү турында иде. Бу хакта ул Татарстан эчке эшләр министрлыгының җәмәгать шурасы вәкилләре алдында сөйләде.
Инде билгеле булганча, Татарстанга эшкә килүчеләр саны елдан-ел арта бара. Узган елның 5 ае белән чыгшытырган вакытта килүчеләр 27 процентка күбәйгән. Бу исә үз чиратында бер кочак проблема тудырган.
Татарстандагы эшмәкәрләр һәм төрле оешмалар 60 мең кешене чакырып эшләтү теләге белән чыккан. Әмма, алар чакырганнарның бары тик 8 меңе генә әлегә үзләренең республикада булуын рәсмиләштерә алган. Николай Владимиров әйтүенчә, моның берничә сәбәбе бар. Эш бирүчеләрнең барсы да 2008 елга эшчеләр чакыруы турында миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итмәгән. Яисә хезмәт өчен кирәк булган хөнәрләрне дөрес итеп күрсәтмәгән. Монда эшлим дип килгәннәр кулларына кирәкле кәгазь ала алмаса да кире кайтып китергә җыенмый. Аларга акча эшләү кирәк. Шуңа күрә, кануный булмаган мигрантлар армиясе арта. Бу проблеманы хәл итү өчен Русия федераль миграция хезмәтенә Татарстанга бирелгән квоталарны 41 мең 400 гә арттыру үтенече җибәрелгән. Әмма әлегә җавап булу булмау турында хәбәр ителмәде.
Николай Владимиров
“Шуңа күрә кануный булмаган мигранталар яшерен мәшгульлекнең чәчәк атуына, ришвәтчелек үсүгә һәм шулай ук мигрантларны төрле криминалга җәлеп итүгә китерә”,- ди Николай Владимиров. Узган ел чит ил ватандашлары Татарстанда 300 дән артык төрле җинаять кылган. Бу хәл бөтен республикадагы җинаятьчелек белән чагыштырганда әллә ни зур сан түгел, 0,4 процент кына. Бу эшләрдә дә үзбәкләр беренче урында тора.
Араларында кануный юл белән эшкә урнаша алмыйча урлашуга басканнары да юк түгел. Билгеле булганча, чит ил ватандашлары Русиягә эшкә бик аз акча белән килә. Бу хәл үз чиратында җеп очы күренмәгән проблемалар йомгагын китереп чыгара. Яшәү урнын җайламый торып рәсми теркәлеп булмый. Дәүләт пошлиналарын түләү өчен дә акча кирәк. Болар булмый торып эшкә керешеп булмый. Шулай итеп аларга легаль булмаган юл белән эшләү генә кала, ди Николай Владимиров.
Равил Шәрәфиев
“Җинаять кылу, бәлки, аларның үзләренең гаебе дә түгелдер. Әле бит безнекеләр дә шул килгән кешеләргә карата җинаять эшли. Читтән килгән кешеләрне милли нигездә үтерүчеләр бар. Мин аңа бик каршы. Чөнки ул безнең илнең һәм Татарстанның престижын төшерә”,- дип үз фикерләре белән уртаклашты Камал театрының күренекле артисты Равил Шәрәфиев. Сәхнә остасы да эчке эшләр министрлыгына килгән иде. Ул да җәмәгать шурасының әгзасы. Шура утырышы вакытында ни өчендер, министрлыкта күтәрелгән әлеге проблемага карата тәкъдимнәр белән чыгыш ясаучылар да булмады, сораулар да бирелмәде.
Мигрантларга халык арасында төрле караш. “Үрчеделәр, әнә үзебездә күпме кеше эш таба алмыйча йөри”,- дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.
“Аның ике ягы бар миңа калса. Эшләргә теләмәгән ялкау кешеләр була икән, алар бит күп акча таләп итә. Ә килүчеләр арзанга эшли. Теләге булган кешегә үзебездә дә эшләп була. Төптән караганда эшсезлек юк ул. 10 ел элек миңа Чехиядә бер хатын әйткән иде. “Менә безнекеләр, чит илләрдән килеп эшлиләр дип зарлана. Чөнки, безнекеләр ялкау. Ялкаулар булган җирдә ул урынны башкалар ала”,- дигән иде”,- ди Равил Шәрәфиев.
Аннан соң кайбер эшмәкәрләргә Татарстаннан эшчеләр җәлеп итүгә караганда, читтән килгәннәрне “җигү” күпкә файдалы. Легаль булмаса бигрәк тә яхшы. Социаль түләүләргә дә чыгымнар кирәкми, дәүләткә салым да түлисе юк. Акча әз түлисең дип авыз ача башласа, милициягә тапшырам, алар сине тиз өеңә озатыр дип куркытып та була. Шуңа күрә, Татарстанда эшлим дип килгән һәм Мәскәүдән бирелгән квотага эләкмәгәннәр “ничарадан бичара” булып кануный булмаган юл белән эшләргә дә риза.

XS
SM
MD
LG