Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:51

Уң көчләр берлеге Дума сайлавы нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга чакыра


Уң көчләр берлеге 2007 елның декаберендә узган Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

"Без бастырган мәгълүматларның 36 миллионга якын нөсхәсе кулга алынган иде. Моның канунсыз булганын Мәскәү өлкәсе һәм Пермь мәхкәмәләре дә таныды. Шулай итеп, сайлаучыларның безнең фирканең программасы белән танышу мөмкинлеге булмады, дип саныйбыз. Моның әлбәттә тавыш бирү нәтиҗәсенә дә йогынтысы булды. Шуңа күрә без сайлау нәтиҗәләрен дөрес түгел, дип саныйбыз", - диде Уң көчләр берлеге рәисе Никита Белых.

XS
SM
MD
LG