Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Наталья Морарьне Русиягә кертмәде


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе New Times басмасы хәбәрчесе Наталья Морарьне Русиягә кертмәү карарын канунлы дип тапты. Журналистның илгә керүен тыюны мәхкәмә бер ничек тә аңлатмады.

Морарьне яклаучылар бу карарны яңадан мәхкәмәгә бирергә җыена. Наталья Морарь - Молдова ватандашы, аны инде ике тапкыр, хаттә Русия ватандашына кияүгә чыкканнан соң да Русиягә кертмәделәр. Бу чикләүләрне аның хезмәттәшләре журналистның эшчәнлегенә бәйле дип аңлата.
XS
SM
MD
LG