Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:31

Медведев чит илдә Ходорковский турында сөйләшми


Русия президенты Дмитрий Медведев Берлинда матбугат очрашуында, ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский үзен ярлыкауны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала, әмма бу мәсәлә халыкара сөйләшүләр көнтәртибендә була алмый, дип белдерде.

Медведевның Германиягә килүе алдыннан Ходорковский адвокаты Юрий Шмидт Германия канцлеры Ангела Меркель белән сөйләшүдә ЮКОСның элекке башлыгы язмышы турында да сүз булыр, дип өметләнгән иде. Ходорковский икътисадый җинаятьләрдә гаепләнеп 8 ел төрмәгә хөкем ителде.

XS
SM
MD
LG