Accessibility links

Клинтон җиңелсә дә, тарихка керде


АКШның элекке беренче ханымы Һиллари Клинтон президентлык өчен көрәштән чыга. Шимбә көнне ул фиркәдәше Барак Обамага хуплавын белдерәчәк. Җиңелсә дә, ул тарихка кереп кала.

Бу мизгелне демократлар берничә атна көтте. Һиллари Клинтон фиркадәш көндәше Барак Обамага оттырачагын аңласа да, чигенергә теләмәде, ахырына кадәр көрәште. Вакыт-вакыт бу көрәш шактый кызу төсмер алды.

"Күпләр бу кампаниянең дәвам итүен теләмәде, гыйнвардан бирле мине туктатырга тырышты. Ләкин халык аларга үч итеп миңа тавыш бирде", - диде Һиллари Клинтон.

Ләкин шушы атнада Обама намзәт булыр өчен кирәкле 2118 делегат тавышын җыйганнан соң, Һиллари ханымга башка чара калмады. Пәнҗешәмбе иртәсендә тараткан хатында ул Обама файдасына көрәштән чыгуы турында шимбә көнне рәсми игълан итәчәген белдерде.

Демократлар партиясе рәсмиләре хәзер җиңел сулап куя ала. Ике демократ арасында барган эчке көрәш партиягә файдага түгел иде. Һиллари ханым чигенеп, демократларның кызу көрәшенә нокта куйды.

Кампания башында бу бәйгене Клинтон җиңер дип фаразланган иде. Гыйнвар аенда Айова штатында үткән беренче сайлауда ул Обамага оттырды. Берничә көннән Нью Һәмпшир штатында җиңеп чыкты.

Алга таба көрәш шулай, әле берсенең, әле икенчесенең җиңүе белән дәвам итте. Ләкин Обама үзенең өмет тулы ялкынлы чыгышлары белән сайлаучыны акрынлап үз ягына аударды.

"Әгәр сез иртәгә миңа тавыш бирсәгез, мин сезгә вәгъда итәм, - диде Барак Обама, – без намзәтлекне, аннары президентлыкны җиңеп кенә калмаячакбыз. Сез һәм мин бергәләп бу илне үзгәртәчәкбез. Без бар дөньяны үзгәртәчәкбез."

Көрәш барышында көндәшләр күп хаталар да җибәрде. Мисал өчен, Һиллари ханым 1996 елда Босниягә килгәч, очкычтан төшеп, мәргәннән кача-кача машинага таба йөгерүен сөйләде. Ахыр чиктә бу уйдырма булып чыкты. Һиллари ханым хатасын танып, гафу үтенде.

Барак Обама үзенең күптәнге руханиы расачыл белдерүләр ясаганнан соң, аннан баш тартырга мәҗбүр булды.

Клинтон соңгы тапкыр Көньяк Дакотада шаккаттырды. Бер журналист, ни өчен сез һаман чигенмисез дип сорагач, хәтерлисезме, 1968 елда июнь аенда ул чактагы намзәт Роберт Кеннедига һөҗүм ясалды, янәсе, дөнья хәлен белеп булмый, дигән ишарәсе белән күпләрне хәйран калдырган иде.

Шулай да, җиңелүенә карамастан, күзәтүчеләр фикеренчә, Һиллари ханым барыбер тарихка кереп калачак. Хәзер киләсе хатын-кызга президентлык өчен көрәшү җиңелрәк булачак.

Аннары сәясәт шундый нәрсә - бүгенге көндәш, иртәнгә тарафдарга әйләнергә мөмкин. Һиллари Клинтон вице-президент, йә башка берәр урынга дәгъва итергә мөмкин.

Әле барысы да алда.

XS
SM
MD
LG