Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек укытучылары белән саубуллашу


Мәктәпләргә федераль стандартлар буенча укыту планы кертелә
Мәктәпләргә федераль стандартлар буенча укыту планы кертелә

"Bay-bay, hocam!" Шимбә көнне Татарстаннан китүче төрек укытучыларын озату кичәсе узачак. Аларның кире кайтулары билгеле түгел.

7 июньдә Казанда төрек укытучылары белән саубуллашу була. 165 мәктәптә Төркиягә кайтып китүче укытучыларга хәерле юл теләп, укучылар һәм ата-аналар җыела. Чит ил ватандашларын башта 31 май көненә кадәр үк китәргә тиеш дип сөйләгәннәр иде. Тик җәмәгатьчелек басымы астында аларны озаграк калдырып торырга мөмкин булды.

"Bay-bay, hocam" (төрекнең урам телендә сау бул хуҗам (укытучым)

9 июнь көнне алар кайтып китә. Шулай итеп, алар өчен куелган вакыт тәмамланды. Бу турыда татар-төрек мәктәпләрендә белем алучы балаларның Түбән Камадагы әнисе, Azatliq.org укучысы сөйләде. Шулай ук Казаннан мәгариф идарәсе хезмәткәре Марат Лотфуллин ачыклык кертте.

Аталары Мәскәүдә

Түбән Камада интернатта эшләүче төрек укытучылары 9 июнь көнне юлга кузгала. Әйтик, Гөлнара ханымның улы шунда укый. Ә кызы исә, Казандагы интернатта укый. Ике баласы да яхшы белем алсын дип татар, төрек, инглиз телләрен өйрәтүче мәктәпләрдә укыта. Хәзер куркып калган. Төрек укытучылар киткәч, укытуның да рәте китәр дип борчыла ана. “Ата-аналар Казаннан Мәскәүгә прокуратура һәм башка урыннарга төрек укытучыларын калдыруны сорап китте”, диде Гөлнара ханым.

Моны раслап ул радио сайтында ачылган форумга да түбәндәге язуны калдырган булган. Сүз урамга чыккан ата-аналар турында. Ул төзәтелми аста бирелә. *

Ә митингны ясатмадылар

“Азатлык” инде хәбәр иткәнчә, Казанда төрек-татар мәгарифен яклап урам җыены - пикет узган иде. Ул шау-шу кузгатты, телеканаллардан погонлы түрәләр җавап тотты. Аннары ата-аналар митинг ясарга җыенды. Тик соңыннан бу идеядан ваз кичтеләр.

Журналист Рәшит Минһаҗ митингны, төрек укытучыларына виза турында вәгъдәләр биреп ясатмыйча калдырдылар, ди. Ул аларны кумаслар дип тә өметләнгән. “Митингны төрек укытучыларын калдырабыз дип ясатмадылар бит. Мәсьәлә чишелә дигәннәр иде бит”, ди ул.

Кире кайтмаска дип китәләр, кебек

Казан мәгариф идарәсе рәисе урынбасары Марат Лотфуллин исә вәзгыятьне якыннанрак белә. Ул төрек укытучылары ялга кайтып китә, ди. Тик аларның кире кайта алмавы да бар. “Без документларын тутырып Мәскәүгә җибәрдек. Визаларын озайтуны сорадык. Тик аларга кире кайтырга рөхсәт бирмәскә дә мөмкиннәр”, - ди Марат Лотфуллин. “Төрле укытучыларның визасы төрле. 22 кешенең визасы 10 июньдә бетә, алары китә. Бездә Татарстан җитәкчелеге дә аларны озаграк эшләтү, виза озайту өчен тырыша. Тик яңа кагыйдәләр буенча, чакырыр өчен махсус рөхсәтләр кирәк. Квота бик кечкенә. Аны Татарстан бирә, тик Мәскәү бирми. Элек болай түгел иде, хәзер Мәскәү кагыйдәләрне үзгәртте”, ди ул.

Уртак проблема бу

Марат Лотфуллин төрекләрне “төрек мәктәбендә эшли” дип санауны ялгыш, ди. Аларны ул “интернатлы уку йортларында инглиз телендә белем бирүчеләр” дип атый. Шулай ук Русия кануны буенча хәзер Алмания яки Британия, Япониядән килеп укытсалар да укытучыларның проблемалары туа ала икән. “Чит ил укытучылары булган мәктәпләренең уртак проблемасы бу”, ди ул.

Татар мәктәпләрендә татар телен укыту кала

Тик инглиз телендә математика укытучыларда гына түгел, Татарстанда урыс мәктәпләрендә татар балаларына татар телен дәүләт теле итеп укытуда проблемалар була ала икән. Марат Лотфуллин шуларны аңлатты: “Федераль стандартлар буенча татар мәктәпләрендә татар телен укыту кала. Тик урыстелле мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле итеп укыту кагыйдәләре, уку планнары әлегә килеп җитмәде. Аларны Мәскәү аша хәл итәргә кирәк”, ди ул.

Прокуратура Русия кануннарын үтәргә чакыра

Шулай ук бу көннәрдә милли төбәк компонентын мәктәптә саклап калу буенча митинглар уза. Депутатлар да тик утырмый. Алар да милли мәгарифне юкка чыгаручы федераль канунга каршы нидер эшли. Тик Русиянең Татарстандагы кануннарны “саклаучы” вәкиле - прокуратурасы татар яки төрек укытучыларын Русия кануннарын үтәргә чакыра. Ә каршы тараф исә, ирекле белем сайлап алу хокукын таләп итә. Милли мәгарифкә “каныгуны” исламнан, төрекләрдән һәм татарлардан көлү, аларның хисләрен көчләү дип бәяләүчеләр дә бар.

* Gulnara Tuben Kama, 23.05.2008 01:07. Elbette hakly! bez uzebeznen fikerlerebezne, teleklerebezne, taleplerebezne tagin nicek belderik? a inde bezge yerdem yuzunnen kilgen Turk kardeslerin kuyp cigarganda desmi torsak uzebezge zur gonah alirbiz.

XS
SM
MD
LG