Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:16

Ульян өлкәсендә бу көннәрдә күп бала туачак


Ульян өлкәсендә 9 ай элек үткәрелгән "Русия көнендә ватанпәрвәр тап" чарасы нәтиҗәсен бирә. Бу көннәрдә туган балалар саны узган ел белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк булачак. Узган ел 12 июнь - Русия көне тирәсендә 549 бала туган булса, быел 1044 булачак, дип исәпләнә.

Өлкә хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 100дән артык сабый туган инде. Узган ел "Русия көнендә ватанпәрвәр тап" чарасы өченче тапкыр узды, гаилә һәм балаларга ярдәм итүне көйләгән 50ләп яңа документ кабул ителде. 2007 елның 1 гыйнварыннан өлкәдә туган балага өстәмә 1 мең сум бирү каралган иде. 2008 елдан икенче туган балага 2 мең, өченче балага 3 мең сум бүленә.

Шулай ук инде балалары булган 35 яше узмаган ата-аналарга өстәмә ярдәм каралган, 40лап ширкәт җитәкчеләре белән бала белән өйдә утыручы аналарга ай саен уртача хезмәт хакын түләү турында килешүләр имзаланган.

Бу чара губернатор Сергей Морозов тәкъдиме белән уза башлады.

XS
SM
MD
LG