Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунизм җинаятьләре хөкем ителерме?


Элекке Чехия президенты Вацлав Һавел конференциядә чыгыш ясый
Элекке Чехия президенты Вацлав Һавел конференциядә чыгыш ясый

Прагада Көнчыгыш Европада коммунизм мирасына багышланган конференция үтте. Катнашучылар коммунизм чоры җинаятьләрен җәзасыз калдырмаска өндәде.

Алар андый җинаятьләрне кешечелеккә каршы җинаятьләр рәтенә күтәрергә чакырды. Бу инде андый җинаять кылучыларның күп вакыт үтүгә карамастан мәхкәмәгә тартылачагын аңлата.

Көнчыгыш Европа илләренең коммунизмнан котылуына 2 дистә чамасы ел үтте. Әмма ул чордагы гаделсезлекләрне һәм алар өчен җаваплы кешеләрне онытырга теләмәүчеләр әле шактый.

"Европа намусы һәм коммунизм" дип аталган Прага конференциясендә Европа парламенты әгъзасы Яна Һыбаскова коммунизм чоры җинаятьләрен кешечелелеккә каршы җинаятьләргә тиңләргә чакырды.

Бу андый җинаятьләрнең мәхкәмәләр аша хөкем ителүенә вакыт чикләүләре булмыячагын аңлата.

Һыбаскова коммунизм кешечелеккә каршы җинаять дип бәяләнә ала, чөнки ул коллар хезмәтен, депортацияләрне, сәяси һәм дини сәбәпләргә бәйле үтерүләрне үз эченә ала диде.

Конференцияне оештыруда катнашучыларның берсе, чех сенаторы Мартин Мейсрик Һыбаскова әйткәннәрне хуплап 40 ел буе коммунизм афәтен кичергән илләр белән кичермәгән илләр арасындагы психологик бүленешкә басым ясады.

"Көнбатыш Европа бу мәсьәләнең нигә шул кадәр мөһим булуын аңлаганчыга кадәр, коммунизмның нацизм идеологиясе кебек җинаятьчел идеология булуын аңлаганчыга кадәр Европа берләшә алмыячак," - ди Мейсрик.

Шул ук конференциядә катнашкан Тоталитаризмны өйрәнү Чех институты мөдир урынбасары Мирослав Леһки сәяси тоткыннарны җәзалау һәм көнбатышка качарга теләгән кешеләрне атып үтерү кешечелеккә каршы җинаять буларак каралырга тиеш ди.

Рәсми саннарга караганда, бары тик Чехословакиянең үзендә генә дә 560-лап кеше көнбатышка качу омтылышы вакытында атып үтерелгән, тагын 10 меңләп кеше концентрация лагерьларында үлгән. 250 меңләп кеше сәяси сәбәпләрдән төрмәдә утырып чыккан.

Русия журналисты һәм элекке сәяси диссидент Александр Подрабинек "Бүгенге Русиядә иң ачык күрелгән нәрсә иреклекләрнең тараюы. Бу барлык эшчәнлек төрләрендә дә чагыла. Матбугатта да, сәяси фиркаләргә эшчәнлегендә дә. Минемчә моның төп сәбәпләренең берсе Русиянең үз коммунистик үткәнен аңлап аңа нокта куймавы. Коммунизм хөкем ителмәде. Шуңа күрә коммунизм кыйммәтләре әле дә яшәп килә һәм бу нормаль дип санала," – диде Подрабинек.

Элекке Чехия президенты Вацлав Һавел үз чыгышында Европа Берлеген әле дә коммунизм системасында яшәүче халыкларның хокукларын яклауга күбрәк көч салырга чакырды.

Һавел Европа коммунизм һәм нацизм һәм аларның нәтиҗәләре өчен аеруча җаваплы, чөнки бу тоталитар системаларның икесе дә иң башта Европада оешкан диде.
XS
SM
MD
LG