Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үzәk party - татар музыкасы кичәсе


ITTIFAQ рэп-төркеме белән биюче Нурбәк Батулла хезмәттәшлек итә
ITTIFAQ рэп-төркеме белән биюче Нурбәк Батулла хезмәттәшлек итә

ITTIFAQ, Нурбәк Батулла, Мәскәүдән килгән дизайнер Илдар Кәрим (Creative Studio) Үzәk party татар музыкасы кичәсен ясый.

Шимбә көнне Казанда ITTIFAQ рэп-төркеме һәм биюче Нурбәк Батулла, Мәскәүдән Казанга килгән дизайнер Илдар Кәрим (Creative Studio) Үzәk party татар музыкасы кичәсен ясый.

Ул альтернатив татар музыкасын пропогандалый. "Бу кичне CD һәм “рэп кассеталары” булмаячак, бары тик винил пластинкалар гына. Аларны DJ Darm, DJ Lenar, DJ Noiza әйләндерәчәк", дип хәбәр итә оештыручылар.

Чара “Маяковский. Сары кофта” клубында уза. Анда “тозлы кансирт” һәм Илдар Кәримнең “пешмәгән фоторәсемнәр күргәзмәсе” дә булыр дип көтелә. Шулай ук милли рэп проекты T&B ("Татар баласы") да чыгыш ясаячак.

Оештыручылар татар совет эстрадасы язмаларын ишеттерергә тели. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичевнең онытылган ретро җырлары кичәне башлап җибәрәчәк. Алар ачык рәвештә татар поп-эстрадасына протест белдерә.
XS
SM
MD
LG