Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия һәм Татарстан фикере уртакмы?


Удмуртия парламенты рәисе Александр Соловьев (уңда) Татарстанга һәряклап ярдәм вәгъдә итә
Удмуртия парламенты рәисе Александр Соловьев (уңда) Татарстанга һәряклап ярдәм вәгъдә итә

Удмуртия парламенты башлыгы милли төбәк компонентын кайтару турындагы Татарстан төзәтмәсен яклап чыгарга вәгъдә итә.

Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Удмуртия парламенты вәкилләре белән очрашуда һәм соңыннан матбугат чаралары алдында да милли төбәк компонентының бетерелүе турындагы мәсьәләне телгә алды. Дәүләт Шурасының канунга төзәтмәләр әзерләгәнен әйтте һәм кунакларга, бу кануни башлангычка теләктәшлек күрсәтергә сорап мөрәҗәгать итте.
Белгәнегезчә, "Мәгариф турында"гы федераль канунга тәкъдим ителгән бу төзәтмәләр төбәк парламентлары тарафыннан да яклау табырга тиеш.
Матбугат очрашуында “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Удмуртия парламенты рәисе Александр Соловьевтан милли компонентның бетерелүенә карата Удмуртия депутатларының мөнәсәбәте белән кызыксынды. Ул : “Без дә милли республика, без бу мәсьәләдә Татарстанга теләктәшлек күрсәтү турында сөйләшәбез”, диде.
Милли компонентны кайтару юнәлешендә ясалган яңа адымнар турында матбугат очрашуында Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Ул бу көннәрдә Казанда булган Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Григорий Рапотага компонент мәсьәләсендә документлар тапшырганын хәбәр итте.
“Безнең төзәтмә Думаның хокуки идарәсе тарафыннан уңай бәяләмә алды, мин Дума рәисе Борис Грызлов белән сөйләштем, Русия мәгариф министры Александр Фурсенко белән элегрәк күрешкән идек”, диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләдә Русиянең берничә төбәгененең инде теләктәшлек күрсәтүен, Башкортстанның бу мәсьәләдә Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүен дә әйтте.
Парламентара очрашуда тагын татар һәм удмурт халыкларының милли мәнфәгатьләре турында да сөйләшү булды.
Удмуртия һәм Татарстан парламентлары җитәкчеләре имзалаган яңартылган килешүнең бер матдәсе шул хакта иде. Анда ике якта та, тел, белем алу һәм милли-мәдәни ихтияҗларын канәгатьләнедерүгә, Татарстанда удмуртларның милли-мәдәни мөхтәрияте һәм Удмуртиядәге татар-милли мөхтәрияте чараларына ярдәм итергә вәгъдә итә, дип әйтелә.
XS
SM
MD
LG