Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:00

Ислам банклары базарда яңа юнәлешләр ача


Ислам кануннарына нигезләнеп эшләүче банклар дөнья банк системасының бер өлешенә әйләнә бара һәм инвестиция өчен яңа бер юнәлеш буларак ачылып килә, ди белгечләр

Казанда да бу көннәрдә, исламча финанслау үзенчәлекләре турында халыкара укулар бара, киләсе атна башында, Якын Көнчыгыштан, гарәп илләреннән ислам банклары җитәчеләре катнашлыгында зур корылтайның үтүе көтелә. Исламча банк системасының өстенлекле яклары һәм җитешсезлекләре нидә?
Нефть бәяләренең артуы, бу чималны сатучы илләрнең баюы Якын Көнчыгыш төбәге илләрен өстәмә акчаларын яңача саклау юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Шул ук вакытта, бу акчаны үстерү һәм саклау юллары ислам каннунарына да туры килергә тиеш. Шул сәбәпле, дөнья буйлап исламча финанслау үзәкләре оеша башлады, алар Британия, Швецария, Сәгүт Гарәпстаны, Дубай һәм Сингапурда да эшли.
Кайбер чыганакларга караганда, ислам банклары базарына 300 миллард доллар кергән инде. Ислам финанс оешмаларының Баш Шурасы башлыгы әйткәнчә, алдагы 5 елда, бу базар 1 триллион долларга кадәр үсәргә мөмкин. Бу әле, аерым кешеләрнең хисапларында булган акчаларны санамаганда.
Халыкара оешмалар, 2015 елга дөньядагы 1,3 миллиард мөсельманнарның кимендә яртысы шушы ислам финанс банкларында акчаларын тотачак дип фаразлый. HSBC банкының шаригатьчә акча саклау бүлеге башлыгы Асиф Мумтаз, ислам банкы базардагы бер юнәлеш түгел, икътисадның бу тармагы яңалыкларга мөһтаҗ, дип белдерә
“Ике системаны чагыштырып карасак, гадәти банклар меңәрчә ел буена үсеп килгән. Исламча банклар барлыкка килгәнгә - бары 40 кына ел. Хәзер без, базардагы бер юнәлештән, зур тармакка кадәр үсеп җитүен күрәбез. Үсешнең тулылыгы өчен, бу юнәлешкә яңалыклар кертү зорур”, - ди ул.
Шаригатькә нигезләнгән банкның, гадәти гадәти финанс үзәк белән чагыштырганда мөмкинлекләре азрак. Әйтик, ислам банкы, алкоголь һәм уен базарына акча кертергә тиеш түгел, шулай ук, банк, үз кулланучыларына акчаларын исламга каршы юнәлешләрне үстерү өчен тотмаска вәгъдә бирә.
Ислам илләренең кайсеберләрендә, фондлар, хисияләр базарына акча кертүне уенга тиңләделәр һәм анда да акча сакларга рөхсәт итми башладылар.
Исламча акча саклауның төп кануны – рибаның булмавы. Рибадан баш тарту – кертем һәм кредитларлар алына торган процент һәм башка түләүләрдән баш тарту дигән сүз.
Ислам финанслары белгече, Холландиядә яшәүче Абдул Гафур болай ди: “Ислам банк системасының төп нигезе – рибасыз эшләү. Риба – файда дип санала. Без акчаны банкка салабыз икән, ул безне кызыксындыру өчен чаралар күрә. Бу риба.”
Ислам банкына акча салган кешеләр, процент урынына, табыш һәм югалтуларны бүлешү турындагы килешүне имзалый. Белгеч Абдул Гафур бу хакта болай ди :
Күп кеше мондый тәртип белән килешми. Бу куркынычларны һәм табыш, югалтуларны бүлешү килешүе. Әмма бу гади әйбер түгел. Бу әйбер эшләми, әшләсә дә бер яклы гына тормышка аша ( акча кертүчегә зыянга була ала)”
Бу ислам банкларын гадәти банк белән чагыштырганда отышсызрак итә. Гади Көнбатыш банкларына тагын дәүләт дә акчаларны имин саклау юнәлешендә ярдәм күрсәтә.
Әгәр банк акчаларын керткән ширкәт, банкротка чыга икән, акчаларны банка биреп торган кеше бөтен байлыгын югалта ала.
Яңа гына эшли башлаган Абу Дабиданың дәүләт банкы башлыгы Ареф Исмал ал Коури Фарсы култыгындагы илләрнең баюы банк системасына үсергә этәргеч бирде, алар бөтен мөселман дөньясындагы ширкәтләрнең һәм аерым кешеләрнең сорауларын канәгатьләндерә ала, ди.
Абу Дабиданың Дәүләт банкы башлыгы Ареф Исмал ал Коури әйткәнчә, акча салучылар һәм банк белән югалтуларны бүлешү килешүе булганга күрә, банкларга күбрәк табыш алу максатында зур басым ясала.
Риба алмыйча эшләүче исламча банк системасына тәнкыйть белдерүчеләр дә шактый. Шаригать тыюларына нигезләнеп эшләгән банк бары бай гарәп илләрендә генә яши ала, ди алар.
Ислам банклары турында киңәшләр бирүче һәм Британия, Германия һәм Дубайда бүлекчеләре булган ширкәт башлыгы Майкл Геснер ислам банкының өстенлекле яклары да күп ди:
Без ислам тыйган әйберләрдән баш тартырга тиеш, әмма дин тарафыннан кушылган әйберләр дә бар бит. Мәсәлән без, ярлы кешеләргә ничек ярдәм итә алуыбызны карарга тиеш. Без аларны кабул итә алабыз, аларга акча биреп тора алабыз, бу без киләчәктә карарга тиешле юнәлеш”.
Геснер, дөньядагы бай мөселманнарның күбесе, исламча инвестиция турында фикерләрен үзгәртте, дип әйтте. Аның әйтүенә караганда, Бәһрәйн, Күвәйт, Оман, Катар, Сөгүт Гәрәпстәне, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге акчалы кешеләр, мөселман дөньясындагы кешеләрнең илдәге хакыкның яшәү шартларын яхшырту турында күбрәк уйлый башлаган.

XS
SM
MD
LG