Accessibility links

Кайнар хәбәр

11 сентябрьне оештыручылар мәхкәмә алдына басты


Мәхкәмәдә ясалган ике сурәт
Мәхкәмәдә ясалган ике сурәт

11 сентябрь һөҗүмнәрен оештыруда шикләнелгән 5 кеше хәрби мәхкәмә алдына басты. Гаепле дип табылсалар аларга үлемгә хөкем ителү яный.

2001 елда Нью Йорк һәм Вашингтонга һөҗүмнәр оештыруда шикләнелгән бу 5 кешенең инде еллар буе җәмәгатчелеккә күренгәне юк иде. Һөҗүмнәрне баш оештыручы саналган Халид Шәех Мөхәммәт, очкычларны урлаган Мөхәммәт Аттаның элекке бүлмәдәше Рәмзи Биналшиб, Али Әл-Азиз Али, Вәлид бин Атташ һәм Мостафа Әл-Асави. 3 ел күзләү идарәсе төрмәсендә утырганнан соң 2006 елның сентябрендә бу кешеләр Гуантанамога китерлде.

Баш хәрби прокурор Лауренс Моррис сүзләренчә, бу тыңлаулар американ хәрбиләренең канунга тугрылыгын күрсәтә.

"Күрүегезчә, бу ачык һәм гадел процесс, Кушма Штатларның башка мәхкәмәләре шикелле. Прокуратура төркеме шул рәвештә, хәрби һәм цивиль мәхкәмәләрнең иң яхшы үрнәгендә эшләвен дәвам итәчәк" диде баш хәрби прокурор.

Пәнҗешәмбе утырышында гаепләнүчеләрнең бишесе дә адвокатлардан баш тартты, үзләрен үзләре яклаячагын белдерде. Гаепле дип табылган очракта аларга үлемгә хөкем ителү яный. Өчесе бу хөкемне хуплап каршы алачагын һәм шәһит булачагын әйткән.

Тыңлауда булган журналистлар әйтүенчә, гаепләнүчеләр үзләрен тыныч һәм һөҗүмчән тоткан, үз-ара сөйләшеп утырган, хөкемдарны берничә тапкыр бүлгән.

Баш гаепләнүче Мөхәммәт сорау алу вакытында үзенә карата җәзалаулар булуын әйтте.

Күзләү идарәсе Мөхәмәттән сорау алу вакытында хокук яклаучылар тарафыннан тәнкыйтьләнгән суга батыру ысулы кулланылганын таныды.

Адвокатлар көч кулланып сорау алуның һәр очрагына шикаять бирергә әзерлеген белдерде. Әммә гаепләнүчеләр адвокатлардан баш тарткан хәлдә моны эшләү авыр булачак.

Асавиның адвокаты майор Джон Джексон гаепләнүчеләргә үз-ара сөйләшергә рөхсәт иткән өчен мәхкәмәгә тәнкыйть белдерде. Джексон сүзләренчә, аның мөштәриенә иптәшләре адвокаттан баш тарт дип басым ясаган.

"Бүген тыңлаулар бүлмәсендә булган хәл мәхкәмә түгел, бу - көлке. Болай әйтүемнең сәбәбе – минем мөштәри белән булган хәл" диде адвокат.

Мәхкәмә 15 сентябрьдә бышлана.


XS
SM
MD
LG