Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләрдә ватанпәрвәрләрне тәрбиямәкчеләр


Русия Думасы депутатлары янә балаларның патриотик тәрбиясен кайгырта. Алар мәктәпләргә патриотик тәрбия һәм хәрби әзерлек дәресен кертүне тәкъдим итә.

Депутатлар шулай ук Русия хөкүмәтенә патриотик тәрбия белән шөгыльләнүче махсус Шура булдырырга кирәк, ди. Ул исә патриотик тәрбияне алга сөрү, бу юнәлештә махсус һуманитар программалар булдыру нигезендә дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар эшен карап барырга тиеш булачак.

Моннан тыш, депутатлар икътисад министрлыгына Русия дәүләт тамгасы (символикасы) булган ширкәтләргә ярдәм итү өчен махсус чаралар эшләүне тәкъдим итә.

“Бу патриотлык тәрбияләүнең бер омтылышы гына. Аны эчтәлек белән тулыландырырга кирәк”, ди “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Риман Гыйлемханов.

Ул патриотизм ясалма рәвештә генә булмасын иде дигән фикердә тора.

“Әгәр дә кеше үз илендә кешечә яшәсә, аннан да зур патриот була алмый дип уйлыйм мин”, ди ул.

Әгәр кеше үз илендә яхшы яши, теләгән белемен ала, яхшы акча эши икән, әлбәттә, ул үз ватанын яратачак. Әмма эш эзләп аптыраган яшьләр күбрәк акча эшләү максатыннан чит илгә китү ягын карый. Шуңа мәктәптә ватанны яратырга өйрәтү ул чынбарлыкта ниндидер уңай нәтиҗәләргә китерүе бик шикле.

Журналист Риман Гыйлемханов Русиядә бөтен милләтләргә бер төрле караш булганда гына патриотлык тәрбияләргә була дип саный.

“Патриотик тәрбия дигәндә, шулай ук милли мәсьәлә дә бик зур роль уйный. Конституциядә язылганча, халыклар тигез хокуклы булырга тиеш. Әгәр шушы канун буенча яшәсәк, әгәр дә бу канунны ихтирам итсәк, халыкларның дуслыгы, туганлыгы патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнар иде. Әгәр дә кешеләрне аерасың икән, нинди патриотизм хисе тәрбияләргә мөмкин?, ди Гыйлемханов.

Русиядә патриотлыкны һәркем үзенчә аңлый. Мисал өчен такырбашлар өчен ул “Русия бары урыслар өчен” генә дигән мәгънәгә ия. Һәм мондый фикерле яшьләр Русиядә, аеруча Мәскәү, Питербур шәһәрләрендә арта.

Депутатлар исә ватанпәрвәрлекне арттыру өчен балалар һәм яшьләр махсус җыелышлар, бәйгеләр уздыруны, аланнар оештыруны тәкъдим итә. Мисал итеп, Кремль яклы “Наши” хәрәкәтенең Селигерда үтә торган аланы китерелә. Бу патриотик лагерьга 5 меңләп яшьләр җыела һәм бу чараны уздыру өчен 6 миллионлап сум акча тотыла.
XS
SM
MD
LG