Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев финанс кризис өчен Кушма Штатларны гаепләде



Петербур -- Русия президенты Дмитрий Медведев дөньядагы финанс кризис өчен Кушма Штатларны гаепләде. Шимбә көнне Петербурда икътисади форумда чыгыш ясап Медведев, АКШның халыкара икътисад системында әйдәүче вазыйфасы аның мөмкинлекләренә туры килми, диде.

Медведев, дөнья икътисадында яңа кагыйдәләр булдыруда Русиянең әүзем катнашырга теләвен белдерде.
XS
SM
MD
LG