Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике көн рәттән АКШта Сабантуе узачак


Америка татарлары берләшмәсе рәисе Сәидә Хаҗи көтеп кала
Америка татарлары берләшмәсе рәисе Сәидә Хаҗи көтеп кала

Башта Лос Анжелес, аннары Нью Йорк татарлары Сабантуе җыенын ясый.

15 июнь көнне АКШның эшлекле башкаласы саналучы Нью Йоркта татарлар Сабантуе җыенын ясый. Ул Эйзенхауер паркында булачак.

Гадәт буенча бу чараны Америка татарлары берләшмәсе (ассоциациясе) әтиләр көне уңаеннан ясый. Интернет аша берләшмә рәисе Сәдидә Хаҗи шул турыда хәбәр таратты. АКШ халкы күнеккән әтиләр бәйрәменең “пары” исә май аенда узган иде. Азатлык” инде хәбәр иткәнчә, Нью Йорк татарлары 18 майда җыелып әниләр көнен дә бәйрәм иткән иде.


Америка татарлары берләшмәсе активы асылын Кытай, Япония, Төркия аша АКШка күчеп килүчеләр тәшкил итә. Берничә ел элек алар оешуның сиксән еллыгын бәйрәм итте. Шулай ук соңгы дистә елларда аларга Советтан яки Русиядан киткән татарлар да кушылды. Алар турында тулырак мәгълүматны Америка татарларының Atany.com сайты аша да даими белеп була.

АКШ эмигрантлары башкаласы Нью Йорк татарлары ел саен ясый торган иң массалы бәйрәмнәренең берсе - ул Сабантуй. Тик Америка бик еракта урнашкан, анда бару кыйммәт. Шулай ук илнең визасын алу да катлаулы. Шул сәбәпле Нью Йорк татарлары янына Казаннан артистлар килүе планлаштырса да, алар килә алмаска мөмкин.

Ә 14 июнь көнне исә Лос Анжелес татарлары да милли бәйрәм ясый. Ясаучылар арасында Үзбәкстаннан, Русиядән, Татарстаннан да күченүчеләр бар икән. Эшләрен һәм беренче җыеннарны бу шәһәрдә ире генетик Зөфәр Мөлеков янында яшәп алган Мәскәү кызы Җәмилә башлап йөргән. Электән үк Мәскәү татар шәкертләре җыелышы (МТСС) юлбашчысы буларак билгеле булган Җәмилә Искәндәрова-Мөлекова хәзер кабаттан Мәскәүдә яши.

XS
SM
MD
LG