Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти кызы кайсы олимпиадада катнашкан?


Татарстаннан Марат Насыйров җыр белән чыгыш ясаган
Татарстаннан Марат Насыйров җыр белән чыгыш ясаган

Истанбулда узган төрек теле олимпидасында Татарстан, Кырым, Чиләбедән килгән укучылар да булган.

Истанбулда узган атнада булган алтынчы халыкара төрек теле олимпиадасында Алия Вәлиева грамматика буенча бронза медаль яулаган. Шулай ук Татарстан мөфтие кызы Камилә Исхакова да махсус осталыклар бәйгесендә бүләк алган.

Татар егете бронза алган

Шулай да иң кызу ярышлар җыр бәйгесендә булган. Чөнки ул ярышта смс аша тавыш бирү мөмкинлеге дә булган. Ул ярышта беренчелекне (“халык тавышын”) азәри кызы Хәдичә Ализадә алган. Ә Татарстаннан сәхнәдә Марат Насыйров чыгыш ясаган. Ул шулай ук үз төркемендә җыр буенча бронза медаль яулаган. Ул Хәдичә Ализадә белән бер төркемдә чыгыш ясаган. Марат Насыйров төрекчә “Гөнүл” атлы җыр башкарган.

“Dialog Avrasya - DA” журналының Татарстандагы вәкиле Рәсим Хөснетдинов: “Азәриләр җиңәсен алдан ук сизгән идем. Аларны диаспорасы бик күп бит, төрек телеканалларын да карап баралар, үзләре дә актив халык”, дип аңлатты.

Татар теле олимпиадасы да шулай узсын иде

Истанбулдагы чарада “Татар-информ” агентлыгын корган, аның элеккеге директоры Умар Богдалов та катнашкан. Ул “Азатлык” хәбәрчесенә: “Төркиядә укытучы һәм белем бирүчегә зур хөрмәт белән карыйлар икән. Мине шушы олимпиадада зур түрәләрнең катнашуы, аларның ялкынлы чыгышлары сокландырды. Ник Татарстан да татар теле олимпиадалары да шулай итеп оештырылмый? Безнең дә “Евровидение” кебек туры бәйгеләрне ясарга ТНВ каналы бар бит”, дип сөйләде.

Исламчылар белән милләтчеләр Татарстанны аерып күрсәткән

Халыкара чараны ясауда UNESCO да катнашкан. Төрек теле олимпиадасын оештыруда ярдәм күрсәтүчеләр арасында татар эмигранты Йосыф Акчура корып калдырган “Төрек учаклары” оешмасы да бар. Зур терәк "исламчы" дип куркытып яманаты таратылучы көчләрдән Ак партия тарафлы түрәләрдән булган. Шунысы кызык, ислами дини хисләрне хөрмәт итүчеләр һәм милләтчеләр бүген Төркиядә дәүләт идарәсендә утырып калган элеккеге "дингә каршы" көчләргә каршы коолициядә тора икән. Оештыручылар куркып тормаган, чарага Татарстан Русиядәге бер мохтар җөмһүрият буларак Русиядән аерып чакырган. Шулай ук Чиләбедән дә укучылар килгән. Баксаң, анда да төрекләр белем бирә икән.

XS
SM
MD
LG