Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:40

Мөселман сайты аша потлар рекламаланган


"Интерфакс" агентлыгы Islamnews.ru мөселман агентлыгы турында правослау “святыня”ларын рекламалый башлады, дип хәбәр иткән.

Сайтта реклама “контекстлары” арасында иконалар һәм агач тәреләр ясауга заказ кабул ителү турындагысы очраган булган. Бу очракны Русия правослау хәйриячеләр клубы вәкиле Владимир Миков, “диннәр арасы мөнәсәбәтләрнең ныгуы” дип "Интерфакс" аша аңлаткан. Ул шулай ук, мөселманнар “тагын да ешрак” правослау йола әйберләрен ала башлады, дип сөйләгән.

Ә Islamnews.ru: “Интерфакс” эшмәкәрлекне дин белән бутаган”, - дип җавап бирә һәм агентлыкны “дин өлкәсендәге гап-гади наданлыкта” гаепли. Мөселман сайты бу очракны правослау әйберләрен кабул итү дип түгел, ә “гадәти агымда булган реклама тексты” дип аңлата. “Гадәти диннәр арасы мөнәсәбәтләре, диндарларның башка диннәрнең кануннарын карусыз кабул итүне үз эченә алмый”, - дип яза Islamnews.ru.

XS
SM
MD
LG