Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:14

Дүшәмбедә кайбер чыганаклар Татарстан президенты вазифасы бетерелә дип хәбәр итте. Әмма Дәүләт Шурасының мәгълүмат үзәге моны кире какты.

Татарстан дәүләт шурасы, Русия мәгълүмат чараларының, аерым алганда gazeta.ru, Росбалт, Эхо Москвы, NEWSru.com һәм башкаларның Татарстан дәүләт шурасы конститутциягә үзгәрешләр кертү өчен җыелачак, чираттан тыш июль аендагы утырышта шура таратылачак һәм 12 октябергә яңа сайлаулар билгеләнәчәк дигән хәбәрләрен, дөреслеккә туры килми, дип белдерә. Матбугат үзәге хәбәр итүенчә, федераль мәгълүмат чараларының мондый язмалары укучылар арасында дөреслеккә туры килмәгән шау-шу тудыра.

“Бу эшне үз вакытында Жириновский башлап җибәргән иде. Русиядә бер генә президент булырга тиеш дигән сүз аның идеясе. Моннан 4 ел элек бер шаулап алганнар иде инде”, дип сүзен башлады Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев.

“Тагын Татарстанны сынап карау инде бу. Кайбер даирәләр республиканың реакциясе ничек булыр икән дип сынамакчы була. Һәм шулай ук Татарстанныкы гына түгел, башка субьектларныкын да. Андый хәлләр була ул”, ди Разил Вәлиев.

Татарстан дәүләт шурасы депутатларын июль уртасына кадәр әллә кайларга еракка китмәскә дип кисәткәннәр дигән хәбәрләр дә күренгәли. Ә шураның җәйге ялга кадәр соңгы утырышы 27 июньгә билгеләнгән булган янәсе.

“Миңа, мәсьәлән, дәүләт шурасыннан чыкканым да юк. Беркемнең дә беркая да китмә дип әйткәне дә юк. Киресенчә, Мәскәүгә һәм башка җирләргә эш сәфәренә барырга җыенып торам. Әмма шура утырышына кайтабыз инде”, ди Разил Вәлиев. Аның әйтүенчә, gzt.ru хәбәр иткән соңгы утырыш вакыты да дөреслеккә туры килми. Июль урталарында тагын бер сессия күптән инде планда.

Дәүләт шурасының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 27 июньдә һәм 11 июльдә булачак утырышларда 40тан артык канун өлгесе каралачак. Аерым алганда 2007 елгы бюджетны куллану турында канун өлегесе дә тикшереләчәк.

“Билгеле, утсыз төтен булмый, ди. Кемнәрдәдер шундыйрак эчтәлектәге фикер бар. Кемнәрдер шундый хыял белән яна. Мәскәүдә моның белән шөгыльләнә торган аерым бер структуралар бар бугай. Русиянең кайбер җитәкчеләре үзләренең киләчәктә кабул итергә уйлаган карарларын кемнеңдер авызы аша, кемнедер файдаланып халыкка тарата. Андый тәҗрибә бөтен дөньяда бар. Дәүләт тирәсендә махсус институтлар бар. Монда да шундый коткы тарату инде”, ди Разил Вәлиев.

Әле яңа гына Татарстанга Русия президентының Идел буе бүлгесендәге яңа вәкиле Григорий Рапота килгән иде. Янәсе, “Газета” хәбәр итүенчә, ул Шәймиев белән кара- каршы бик озак сөйләшкән. Монда сүз Татарстанда президент вазифаларын бетерү һәм хөкүмәт башлыгы урнына кемне кую турында булган. Премьер-министр мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмаганнар. Ә президент институтын бетерүгә килгәндә исә, Шәймиев Татарстанда президентлыкны бетерүгә ризалыгын биргән. Казанны 2013 елда булачак Универсиадага әзерләүгә зур теләге булуны да әйткән.

Русия дәүләт стратегиясе шурасы башлыгы Валерий Хомяковның әлеге вәзгыятькә үз карашы. “Гезата”га ул: “Шәймиев президентлыктан китергә мөмкин. 42 яшьлек Медведевның яшьтәшләре белән эшлисе килә. Аннан соң, Шәймиевнең бу адымы Русиянең яңа президентына үзенә күрә бер бүләк булачак. Медведев республиканың хөрмәткә ия башлыгын ничек итеп алу турында баш ватмаячак. Татарстанның югары даирәдәгеләре элекке еллар белән чагыштырганда күпкә күндәмрәк”, дип белдерә.

Русия дәүләт думасының федерация һәм төбәкләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ирина Яровая фикеренә күрә, кайбер төбәкләрдәге башкарма хакимият оешмаларын бертөрлелеккә китерергә кирәк. Янәсе, халык шул ук исемдәге төбәк һәм федераль башлыкларның нәрсә белән мәшгуль икәнлеген аңлап та бетерми.

“Газета” фаразларына күрә, Шәймиев мисалыннан соң Мәскәү кулы Башкорстанга, Чуашстанга һәм аннан соң Кавказ республикаларына да җитәчәк.

XS
SM
MD
LG