Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Косово сөйләшүләрен яңартырга чакыра


Мәскәү - Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров дүшәмбе Косово белан Сербия арасында сөйләшүләрне яңартырга чакырды. Лавров ясаган чыгышында "Үз башына бәйсезлек игълан итү бер Косовога берничек тә тотрыклык китермиячәк" диде. Министр Косовоның бәйсезлек карары, Сербиянең турыдан-туры катнашлыгында БМО кысаларында каралырга тиеш булуы турында әйтте. Сербиянең иң көчле якташы булган Русия, Косовоның февраль аенда игълан иткән бәйсезлеген кабул итми. Ләкин күп кенә көнбатыш илләре Косово бәйсезлеген кыска вакыт эчендә таныган иде.
XS
SM
MD
LG