Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:20

Колумбия үзендә КАМАЗның җыю ширкәтен булдырырга уйлый


Петербур - Колумбиянең вице-президенты Франсиско Сантос үз илендә КАМАЗның җыю ширкәтен Русия булдыруын тели. Бу турыда ул Петербурда узучы халыкара икътисад форумында белдерде.

“Моңа кадәр Колумбия КАМАЗның йөк машиналары белән тәэмин ителде. Әмма хәзер КАМАЗның ширкәтен булдыруда кызыксыну бар”, дип белдерде ул РИА хәбәр агентлыгына.

"Йөк машиналарын җыю ширкәтен төзү турындагы тәкъдим безгә Татарстаннан килде. Бу ширкәт үз чиратында Колумбиядән тыш, башка Латин Америкасы илләрен дә йөк машиналары белән тәэмин итәчәк". Бу тәкъдим исә, Сантос өчен бик кызыклы булып тоелган.

Элегрәк КАМАЗ вәкиле Латин Америкасы илләрендә йөк машиналарын җыю ширкәтләрен булдыру мөмкинлеге турында әйткән иде. Аның белдерүенә караганда, әгәр дә Көньяк Америкадан кызыклы тәкъдимнәр булса, КАМАЗ аларны карыячак.

Билгеле булганча, бүгенге көндә КАМАЗның Вьетнам, Иран, Казахстан, Пакистан һәм Төньяк Кореядә җыю ширкәтләре эшләп килә.

XS
SM
MD
LG