Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда ягулык бәясе артуга протест көчәя


Испания машиналары чик буенда
Испания машиналары чик буенда

Дүшәмбедә Италия, Франция балыкчыларына Испания йөртүчеләре кушылды. Нефть бәясе $140га җиткәндә Азия хөкүмәтләре ягулык бәясен тота алмаячагын белдерә.

Ягулык бәясе арту сәбәпле куркулар гади халык арасында бар дөньяга тарала. Төрле илләрдә барган каршылык чараларына дүшәмбедә Испаниянең йөк машиналары йөртүчеләре кушылды. Ягулык бәясе ике тапкыр артуга протест белдереп, алар Испания-Франция чиген ябып куйды.

"Франция җигенә җиткәч, полиция йөк машиналарын бора башлады, - ди Португалия йөртүчесе. – Ул вакытта испан йөртүчеләре безнең алда машиналарын тезеп безгә ташлар ата башлады. Алар хәттә безнең шлангларны кисмәкче иде."

Узган атна Брюссельдә Франция һәм Италия балыкчылары Европа Берлегеннән ярдәм таләп итте.

Азия илләре дә ягулык бәяләрен башка түбән дәрәҗәдә тотып тора алмаячагын белдерә.

Мисал өчен, Малайзия хөкүмәте бүджетының өчтән-берен шуңа тота иде. Шушы йөкне күтәрә алмыйча ул бензин бәясен 40%, дизель ягулык бәясен 60%-ка арттыррды.

Якшәмбедә башкала Куала Лумпурда меңләгән кеше хөкүмәткә протест белдерергә чыкты.

Нәкъ шундый протест чаралары шимбә көнне Һиндстанның Җарханд вилаятендә булды.

"Хөкүмәт бензин бәясен ике тапкырга арттырды, - Шивенду Сен, ди Һиндстанның коммунистлар партиясе вәкиле. – Алар бәяләрне контроль итә алмый һәм безгә лөгатьсез аңлатмалар бирә."

Ахырсы хөкүмәтләрнең дә бу яктан мөмкинлекләре чикләнгән. Кайбер илләр ОПЕК оешмасына мөрәҗәгать итеп, нефть җитештерүне арттырырга чакырды. Әммә ОПЕК илләре, нефтькә сорау артса да, дөнья базарында аның күләме җитәрлек дип белдерә.

Белгечләр нефть бәясе арту сәбәбе итеп доллар дәрәҗәсенең төшүен әйтә. Мәгълүм ки, нефть бәясе долларда исәпләнә. Тагын бер сәбәп – базардагы спекуляция. Сәүдәгәрләр соңрак кыйммәткәрәк сату нияте белән хәзер аны күпләп алырга тырыша.

XS
SM
MD
LG