Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең төп бәләсе үзендә


Якшәмбе көнне Питербурда халыкара икътисади форум төгәлләнде. Анда кайбер җитәкчеләр шактый “яңгырашлы” чыгышлар ясап, Русия алдында торган проблемаларга тукталды.

Аерым алганда, Русия хакимияте вәкилләре тышкы сәясәт һәм дөнья икътисады проблемаларына караган чыгышлар ясады. Кайбер белгечләр президент Дмитрий Медведев һәм вице-премьер Игорь Шуваловның үтә дә “яңгырашлы” чыгышларын ниндидер либеральләшү билгесе дип әйтсә, икечеләре моны “матур сүз”гә тиңләде.

Билгеле булганча, Медведев форумда дөньядагы финанс кризис турында сүз алып барды һәм Американы каты тәнкыйтькә тотты, ә Русияне ул глобаль проблемаларны хәл итүче дәүләт дип атады.

Шувалов исә Русия үсеше алдында торган берничә проблеманы атады. Алар арасында русиялеләргә артта сөйрәлеп баручы психологиясенең хаслыгы, энергетикага бәйле булу, сәламәт булмаган тормыш алып бару һәм башкалар. Сәясәт белгече Наил Мөһәррәмов яңгыраганнар арасында иң зур проблема сәламәтлек өлкәсенә бәйле дип саный.

Наил Мөһәррәмов
“Бу бик мөһим мәсьәлә. Әмма аны беренче тапкыр шундый зур форумда проблема буларак күрсәттеләр. Шувалов әйткәнчә, сәламәтлек саклау төп мәсьәләгә әйләнергә мөмкин. Чөнки киләчәк Русиядә күпме халыкның нинди дәрәҗәдә хезмәт күрсәтергә мөмкинлеге, гомумән кеше саны барысы да сәламәтлеккә бәйле. Икътисадны, фәнне алсак та һәр өлкәдә эшли алырлык сәламәт кешеләр кирәк. Ул булмаса башка проблемалар чишелмичә калачак”, ди Мөһәррәмов.

Чыннан да бүген Русияне тышкы икътисади, сәяси һәм хәрби үзгәрешләр да куркытмый икән. Ә төп проблема булып коррупция, халык санының кимүе, белем алу дәрәҗәсенең түбәнәюе, гадел мәхкәмә юклыгы тора.

Русия икътисад мәктәбе өре ширкәт җитәкчеләре, эшмәкәрләр арасында сораштыру уздырган. Һәм алар 12 елдан соң Русияне ирекле, белемле итеп күрә икән. Дөньякүләм икътисадка бәйле проблемалар, ягъни нефтькә бәя төшү, глобаль инфляция барлыгы 17-24%, ә хәрби басым һәм чит ил инвестицияләренең түбән булуы 6-7% сораштыручыны гына борчый булып чыккан.

Шул ук вакытта коррупция һәм башка Русия эчендәге мәсьәләләр ил өчен күбрәк куркыныч китерә дип саный икән алар. Һәм “Левада” үзәге уздырган сорашытруда да халык коррупция белән көрәшне иң кирәк чараларның берсе дип санавын әйткән.

Әйтергә кирәк, элекке президент Владимир Путин да коррупция белән көрәшү юнәлешендә күп чаралар уздырды, төрмәгә утыртылучылар да шактый күзәтелде. Әмма алга китеш булмады. Хәзер исә Медведев коррупция белән бәйле җәзаларны катырак итү турында сүз алып бара. Ягъни хокук саклау оешмалары, прокуратура бу юнәлештә җитдиерәк эшләргә тиеш була. Әмма чынлыкта бу ниндидер уңай нәтиҗә китерәчәгенә күпләр шикләнә.

“Бүгенге Русиядә коррупция буенча күрсәткечләр бик югары булуы илнең дәрәҗәсен төшерә. Транспарентность, ягъни мәгълүматның барлык кешегә дә ачык күренүе, һәрбер кеше өчен аның үтемлелеге әле уңай хәл ителмәгән. Шуңа коррупция белән көрәш бер президент ихтыяры белән генә бара алмый. Ул күпмедер мәдәни һәм социаль үзгәрешләргә дә бәйле булырга мөмкин”, ди Мөһәрәмов.

Күпләр коррупциягә каршы көрәшү өчен төрмәгә утырту белән янаулар гына җитми, ә монда ниндидер үзенчәлекле чаралар кирәк дип саный. Һәм бу Русия өчен әлегә иң зур проблемаларның берсе булып кала.
XS
SM
MD
LG