Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:20

“Гламур” яшьләр нинди була, алар кайсы клубларга йөри? Бу сорауларга Казан кызы Гадилә җавап бирә. Ул әле кыйммәтле киемнәр сата торган интернет сәхифә дә ачкан.

“Кызган таба” да кыска хәбәрләр!
7-8 июньдә яшьләрнең җәйге сессиядән азат булып торганнары Татарстанның район-авылларында узучы Сабантуйларга булды. 7 се кичен Казанда калучыларга “Желтая кофта” кафесында “Yzak party” дискәтүге оештырылды. Анда безгә таныш булган Нурбәк Батуллин, Иттифакъ һәм башка яшь альтернатив башкаручылар сәхнә түрендә иделәр. Әлеге кичәдә шулай ук, Мәскәүдән килеп монда эшли башлаган яшь фотограф Илдар Кәримнең фото күргәзмәсе дә оештырыла. Илһам Шакиров, Венера Ганиева кебек ретро җырчыларның җырлары уйнатыла.
* * *
Казанда яшьләр өчен атна саен “Күңел”, “Чәк-чәк” татар дискәтүкләре уздырылып килә. Соңгы “Күңел” дискәтүгендә җырчы Айгөл Бариева белән Зөлфәт Зиннуров бергәләшәп җырлыйлар. Ул тамашаның фотоларын “www.bulmas.ru” сайтында карап була икән.
* * *
Бу көннәрдә татар җырчылары республика районнары буенча Сабантуй бәйрәмен ямьләндереп йөриләр. Җырлаулары өчен уртача бәяләре 10-15 мең, танылмаганнарының 2-5 мең, бик популярлары 20, 30, 40 мең чамасы, ди татар шоуменнары.
* * *
Быелгы җәйдә 2 меңләп лагерьдә 120 меңгә якын бала ял итәчәк, ди Татарстанның мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев. Хөкүмәт яшьләрнең җәйге ялын тәэмин итү өчен 32 миллионнан артык акча санап куйган икән.
* * *
Актуаль әңгәмә!
“Гламур” яшьләр нинди була, алар кайсы клубларга йөри, нәрсә белән
Гадәли дуслары белән Казанның билгеле, "алтын" егет-кызлар ял итә торган "51 штат" төнге клубында
шөгыльләнә? Бу сорауларга “Кызган таба”ның чираттагы кунагы Казан кызы 19 яшьлек Гадилә Кәримова җавап бирә. Ул әле яңа гына кыйммәтле киемнәр сата торган интернет сәхифә дә ачкан, адресы www.dress-vip.ru.
Гадилә шулай ук, Казанның иң текә саналучы “51 штат” ның Vip ишегеннән кереп йөри икән, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә эшли. Болар хакында без хәзер тулырак итеп Гадиләнең үзеннән белербез.
Гадилә Кәримова. Мин Казандагы 141 мәктәпне бетердем. Хәзер сәүдә институтының 2 курсында укыйм.
Рөстәм Исхакый. Гадилә, кыйммәтле киемнәрне интернет аша сату идеясы ничек барлыкка килде?
Гадилә Кәримова. Мәскәүдә бик яхшы дустымның үзенең интернет кибете бар. Бу эш белән күптән шөгыльләнә, ул миңа да интернет кибет ачарга тәкъдим итте. Син сайтны гына ач, калган эшләргә булышам диде.
Рөстәм Исхакый. Ничә яшь инде ул егеткә?
Гадилә Кәримова. 23.
Рөстәм Исхакый. Ничек танышкан идегез?
Гадилә Кәримова. Былтыр мин бераз туган апамда, Мәскәүдә тордым. Шунда әлеге дус белән таныштым һәм бүгендә еш аралашып, очрашып торабыз.
Рөстәм Исхакый. Сайтыңны кем ясады (www.dress-vip.ru)?
Гадилә Кәримова. Казандагы дусларым бушка ясап бирделәр.
Рөстәм Исхакый.( www.dress-vip.ru) Кайда рекламылыйсың?
Гадилә Кәримова. www.vkontakte.ru , танышларым бер-берсенә сөйлиләр. Аннары берсе кием сатып ала да, икенче берәүгә әйтә. Менә бүген бер егет танышыннан ишеткән дә миңа шалтыратты, сөйләштек, күрештек. Сайтны эшләгән егетләр дә дусларына минем интернет кибет турында сөйлиләр.
Рөстәм Исхакый. Ничә сатып алучы булды инде?
Гадилә Кәримова. Бүген 4.
Рөстәм Исхакый. Нәрсәләр саттың?
Гадилә Кәримова. Футболка, каеш һәм эчке киемнәр.
Рөстәм Исхакый. Бәяләре күпме?
Гадилә "Азытлык" радиосының Казан студиясендә
Гадилә Кәримова.
Футболка – 1500 сум,каеш – 1000, эчке кием( шортый) – 500 сум. Икенче атнага D&G Dolce Gabbana маркасындагы джинсы чалбарлар кайтырга тиеш. Бәяләре 3000 мең тирәсе булыр.
Рөстәм Исхакый. Бу киемнәрне сатып үзең генә йөрисеңме, аларны күтәреп йөрү кыен түгелме?
Гадилә Кәримова. Әйе, үзем генә…Юк, кыен түгел.
Рөстәм Исхакый. Интернет битеңә күпме кеше керде соң әле?
Гадилә Кәримова. 3 меңгә якын кеше.
Рөстәм Исхакый. Кызлар кием әлегә аз ала дисең…
Гадилә Кәримова. Әйе, үзем дә гаҗәпләндем. Аннары интернет кибеттә хатын-кызлар киемнәре дә аз әле.
Рөстәм Исхакый. Берничә егеткә кием саттым дигән идең, ул киемнәрне каян кайтарасың?
Гадилә Кәримова. Мәскәүдән кайтартам, анда танышым бар дип әйткән идем бит. Мин аңа заказ бирәм, ул миңа.
Рөстәм Исхакый. Киемнәрнең нинди маркалардагыларын сайлыйсың?
Гадилә Кәримова. Иң популяр, иң брендлы маркалар. Мәсәлән, D&G Dolce Gabbana, Dsquared2, Gucci, Iceberg, Frankie Morello, De Puta Madre, Ed Hardy, Bikkembergs, Prada, Replay һәм башкалары.
РөстәмИсхакый. Бу киемнәрне нәрсә өчен кияләр инде?
ГадиләКәримова. Матур һәм кыйммәт булган өчен. D&G – ул кыйммәт һәм мәгънәсез диләр бит.(көлә)
Рөстәм Исхакый. Казанда кемнәр күбрәк кием алды?
Гадилә Кәримова. Малайлар. Кызлар моңа нигәдер артык игътибар бирми әле.
Рөстәм Исхакый. Ул малайлар кемнәр, студентлармы..?
Гадилә Кәримова. Күбрәк студентлар. Казанда билгеле яшьләр инде, кыйммәтле клубларга йөриләр, үзләренә акча
Менэ шушындый Гадилә кебек матур кызларга "51 штат" клубы махсус чакырулар бирә икән
кызганмыйлар.
Рөстәм Исхакый. Татар яшьләре бармы?
Гадилә Кәримова. Татарлар да, руслар да бар.
Рөстәм Исхакый. Шундый яшь кызны күргәч беренче реакцияләре ничек?
Гадилә Кәримова. Оялалар! (көлә)
Рөстәм Исхакый. Интернет аша киемнәр сату сиңа ни бирә?
Гадилә Кәримова. Хәзергә бу минем хобби гына, киләчәктә зур, җитди эшкә әйләнер дип уйлыйм.
Рөстәм Исхакый. Әти-әниең бу шөгылеңә нинди мөнәсәбәттә?
Гадилә Кәримова. Рухи һәм финанс яктан ярдәм итәләр, мин бит аларның бердәнбере. (көлә)
Рөстәм Исхакый. Кайсы төнге клубларга йөрисең, “51 штат” кынамы?
Гадилә Кәримова. Клубларга җомга, шимбә дус кызым белән барам. “Штат”ка кадәр “Ревьера”га йөри идем. Хәзер анда урын күп кеше аз, ә “штат”та урын әз кеше күп. Анда без бер гаилә кебек, бер-беребезне беләбез. Dj-ларда шул ук, алып баручы Тимур “Ромашка”. Музыка да ошый, хоус музыка.
"Кызган таба" авторы белән Гадилә Кәримова
Рөстәм Исхакый.
Талгын биюләр буламы соң?
Гадилә Кәримова. Юк.
Рөстәм Исхакый. Егетләр белән ничек танышасыз?
Гадилә Кәримова. Танышыр өчен йөрмибез без анда, күңел ачырга, биергә барабыз. Әлбәттә, егетләр белән танышырга килүче кызлар да бар.
Рөстәм Исхакый. “51 штат” ка бөтен кешеләрне дә кертмиләр дип әйтәләр?
Гадилә Кәримова. “Штат”та һәрвакыт керү бушлай, ләкин барлык кешене дә кертмиләр. Фейс контроль бик каты. Анда керергә теләүче 21 яшьтән зур булырга һәм сакчыларга ошарга тиеш. Мин үзем аерым vip ишектән кереп йөрим. Клуб матур кызларга махсус биюти карталар биргән иде, хәзер аны да бирмиләр инде.
Рөстәм Исхакый. Дус кызың синең белән керми мени?
Гадилә Кәримова. Юк, ул гадәти ишектән керә.
Рөстәм Исхакый. Җәй көннәре ничек үтә?
Гадилә Кәримова. Эшләдем мин, “Пирамида”да бармен булып. Хәзер дә шунда.
Рөстәм Исхакый. Алдагы көннәргә нинди планнар?
Гадилә Кәримова. Менә киемнәр сатам, бармен булып эшлим һәм авылга кунакка кайтырга исәп.
Рөстәм Исхакый. Соңгы тапкыр кайчан кайткан идең?
Гадилә Кәримова. Узган елны. Мин җәй көне генә кайтам. Авылда да миңа бик ошый, су коенабыз, клубка чыгабыз, дуслар белән
Менә шундый инде мин:)
очрашабыз.
Рөстәм Исхакый. Сине “гламур”ный кыз дип дәшмиләрме соң әле анда?
Гадилә Кәримова. Алар андый сүзләрне белмиләр әле (көлә).
Рөстәм Исхакый. Чыннан да, “гламур”лык нәрсә ул?
Гадилә Кәримова. “Гламур” яшьләр - алар замана егет-кызлары. Икенче төрле “алтын” яшьләр дип әйтеп була. Матур һәм кыйммәтле киенәләр, күп өлкәне беләләр, дөньяга карашлары башка төрле, яхшы-зиннәтле клубларда ял итәләр.
Рөстәм Исхакый. Татарлар бармы, күпме?
Гадилә Кәримова. Бар, ләкин алар барыбер русча сөйләшә.
Рөстәм Исхакый. Нигә?
Гадилә Кәримова. Белмим, бәлки Казандагы күпчелек яшьләрнең гел русча гына аралашуыдыр. Көннән-көн андыйлар арта бит. Минем менә татар дусларым күп, ләкин нигәдер мин алар белән шулай ук русча сөйләшәм.
P.S. Фотоларны шулай ук www.vkontakte.ru сайтының “Кызган таба” төркеменнән карый аласыз.

XS
SM
MD
LG