Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда “Чернобыль”челәр Русия бүләге алды


Моннан 22 ел элек булган Чернобыль афәтендә катнашкан хәзер Чаллыда яшәүче 20 кешегә Русиянең орден-медальләре тапшырылды.

Дәүләт бүләген тапшырган шәһәр хәкиме урынбасары Хәйдәр Гәләветдинов орден-медальләрнең соңга калып булса да бирелүен Русиянең тотрыклана баруы юнәлештә булуы белән аңлатты.
Гадәттә, хөкүмәт бүләкләре Чаллының орган залында тапшырыла. Чернобыль афәтен бетерүдә катнашкан бер төркем кеше, аларның туганнары чакырылган иде. Шәһәр хәкиме урынбасары Хәйдәр Гәләветдинов Чернобыльчеләргә орден- медальләр тапшырганчы мондый сүзләр әйтте:
“Сез, тормышыгызны куркыныч астына куеп, Ватанны коткарып калдыгыз, шуның белән хәрби һәм ватандарлык бурычын үтәдегез”,-диде ул.
Инде Чернобыль афәтендә катнашучыларның гомуми санына килгәндә, андыйлар Чаллыда 349кеше булган. Шуларның 80нән артыгы нурланыш алу нәтиҗәсендә дип әйтергә кирәк, вафат булган. Күбесе хәзер инде инвалид. Бу көнне 20 кешегә “Үлүчеләрне коткарган өчен”, “Батырлык өчен”, “Ватан алдындагы хезмәтләр өчен” медальләре һәм “Мужество” ордены тапшырылды. Аларның барысы да сәхнәгә үз аяклары белән менеп тиешле бүләкләрен алды. Тантанадан соң “Азатлык” хәбәрчесенә орденга- лаек булган Чернобыльче- Аббас Нургатин болай диде:
“Чаллы хәрби комиссариаты безне, 5 механизаторны Чернобыльгә җибәрде. Казаннан 3 кеше өстәлде. Дөресен әйткәндә Чернобыльдә булуыма үкенмим. Аннан гына түгел, дөньясы башка авырулар белән дә тулган бит. Чернобыльдә булучылар арасында авыр хәлдә булучылар бар. Ул кайда да бар. Анысы үзеңнән тора. Бирелгән орден тәреле. Аннан бер дә читенсенмим. Патша заманында, хәзер дә бирәләр аны мөселманнарга”, -диде ул.
Ә хәзер Чаллы муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Х. Гәләветдинов фикерләре:
“Бүләк 22 елдан соң бирелсә дә, яхшылык соң булмый. Союз таркалгач, яңа җәмгыять элекке батырларны онытып торды. Без бу мәсьәләне күптән күтәрдек. Заманында мәгьнәсез җитәкчеләр дә булды. “Без сезне Чернобыльгә җибәрмәдек”,- диделәр.Халык бәхете өчен җибәрелгән кеше онытылырга тиеш түгел. Русия хөкүмәте батырлыкны танып сүзен әйтә икән, илнең киләчәге бар, дип аңлыйм”,-диде ул.
Русия бүләкләре тапшырылган кешеләрнең Чернобыльдә нинди шәхси батырлык күрсәтүләре хакында бәян ителмәде.
XS
SM
MD
LG