Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент вазифасы бетерелү файдагамы?


Русия төбәкләрендә, президент вазифаларын гамәлдән чыгару ихтималлыгына республикадагы милли оешмалар тискәре мөнәсәбәтләрен белдерә.

Русия төбәкләрендә, шул исәптән, милли республикаларда да президентлык вазифалары гамәлдән чыгарылырга мөмкин, дигән имеш-мимешләр Башкортстан җәмәгатьчелегендә төрле фикерләр уята. Үзен башкорт милләте вәкиле дип санаучыларның күпчелеге, нигездә, Башкортстанда президентлык институты бетерелү ихтималлыгына тискәре карашта тора. Башкорт милли хәрәкәтенә караган оешмаларда моны республиканың тормышына тыкшыну, аның ирекләрен кысу дип бәялиләр.
“Азатлык” хәбәрчесе берничә башкорт милли оешмасы җитәкчесенә һәм актив вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, аларның шушы мәсьәләдә фикерләрен белеште. Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетында соңгы ике көндә интернет сәхифәләрендә киң таратылган хәбәрләргә бик ышанмауларын әйттеләр. Корылтай җитәкчеләре фикеренчә, әлбәттә, Мәскәүдә төбәкләрнең президентларын гына түгел, ә, гомумән, хәтта милли республикаларның статусын киметергә теләүчеләр дә күп, әмма бу адымга бару акыллы эш булмас иде.

“Илнең яңа җитәкчелегенең үз сәясәтләрен шундый гамәлләрдән башлавын халык аңламаячак”, ди Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары Кадыйм Аралбаев.

Русия төбәкләрендә, шул исәптән, Татарстан белән Башкортстанда да президент вазифаларын гамәлдән чыгару ихтималлыгына республикадагы “Ак тирмә” башкорт милли үзәге дә, Башкорт яшьләре берлеге вәкилләре дә, башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы җитәкчеләре дә тискәре мөнәсәбәтләрен белдерә. Алар фикеренчә, андый адымнар милли республикаларда кискен ризасызлык уятырга мөмкин.

“Күк бүре” башкорт яшьләре оешмасы вәкилләре, әгәр шундый хәлләргә Мәскәүдән фатыйха бирелсә, урамнарга каршылык чараларына чыгачакларын белдерә. Бу оешма яңарак Уфада мәгарифтә милли компонентны бетерүгә бәйле дә каршылык чарасын оештырган иде инде.
Башкорт милли оешмалары президентлык институты бетерелүгә катгый каршы булса, республикадагы башка җәмәгатьчелек оешмалары моңа уңай карашын белдерә. Мисал өчен, Башкортстанның Берләшкән оппозициясе килештерү шурасына керүче оешмалар һәм фиркаләр вәкилләре илдә бер генә президент булуны яклый. Бу бигрәк тә башкорт милләтчелеге чәчәк аткан Башкортстан халкы өчен файдага булыр иде, -дип исәпли алар. Шушы ук фикерне танылган татар галиме, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков та куәтли.
XS
SM
MD
LG