Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төп сайлаучылар командасы тулды


Республикада төп сайлаучылар дип сайлауларга баручы халыкны түгел, ә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын исәплиләр.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең яңа әгъзалары тәгаенләнеп бетте. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның фәрманы белән, тагын 6 кеше республика Үзәк сайлау комиссиясенең тавыш хокукына ия әгъзалары итеп билгеләнде.
Үзәк сайлау комиссиясе идарәсе 12 кешедән торачак. Шуларның алтысын Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 15 майда узган утырышында билгеләп куйганнар иде инде. Әлеге идарәгә төрле өлкәләрдә эшләүчеләр, шул исәптән коммунистлар фиркасе вәкиле дә, район хакимияте башлыгы да, башка һөнәр ияләре дә кертелде.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә байтак еллар Барый Кинҗәгулов җитәкчелек иткән иде. Башкортстан президентын сайлауларда да, республика парламенты депутатларын сайлауларда да хакимиятләр теләгән нәтиҗәләргә ирешүдә аның бай тәҗрибәсе һәм осталыгы нык ярдәм итте. Хәзер инде аны лаеклы ялга җибәрделәр.

Бәйсез сәясәтчеләр фикеренчә, Башкортстанда сайлаулар асылда күп канун бозулар белән үтә һәм һәрчак хакимиятләр файдасына тәмамлана. Шуңа да республикада төп сайлаучылар дип сайлауларга баручы халыкны түгел, ә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын исәпли алар. Яңа сайланган Үзәк сайлау комиссиясе дә искәрмә булмас кебек. Яңа идарә үз эшенә 26 июньдә керешә.
XS
SM
MD
LG